Җәмгыять
5 Ноября 2025, 15:04

МАХ аша БДБ илләре белән дә сөйләшеп булачак

Бу кушымта көннән-көн камилләшә бара. 

МАХ аша БДБ илләре белән дә сөйләшеп булачакМАХ аша БДБ илләре белән дә сөйләшеп булачак
МАХ аша БДБ илләре белән дә сөйләшеп булачак

 Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре (БДБ) халкы белән сөйләшү өчен номерны контактлар исемлегенә кертергә кирәк.

БДБ илләрендә яшәүчеләр МАХ мессенджерында шалтырата һәм хәбәрләр җибәрә алачак.

МАХта аралашу мөмкинлеге Азербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халкы өчен барлыкка килде. Бу үзгәреш миллионлаган кулланучыларга чит илдә яшәүче якыннары белән аралашырга мөмкинлек бирәчәк.

БДБ халкына мессенджерда теркәлү вакытында илне сайларга һәм телефон номерын кертергә кирәк. Шуннан соң тикшерү коды киләчәк, аны кертергә һәм контактларны синхронлаштыруга ризалык бирергә кирәк.

БДБ кулланучылары белән аралашу өчен телефон саннарын контактлар исемлегенә өстәргә кирәк. Башкача шалтыратып, мессенджерда смс җибәреп булмаячак. Бу мошенниклар һәм спам-рассылкалар белән көрәшү өчен эшләнгән.

Әйткәндәй, 27 октябрьдә алынган мәгълүматлвр буенча, МАХта 50 миллион кеше теркәлгән. Кушымта эшли башлаганнан бирле 842 миллион шалтырату башкарылган, 3,7 миллиард хәбәр җибәрелгән.

Чыганак:Молодежная газета 

Фото: ИЗВЕСТИЯ/Юлия Майорова

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас