

Мәскәүдә «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты тантаналы рәвештә тәмамланды. Анда 1000 кеше, шул исәптән 90 махсус хәрби операция ветераны катнашты. Алар 15 компетенциядә ярыштылар. Чемпионатта 450 кеше җиңде.
Җиңүчеләр арасында-махсус хәрби операция ветераны һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Артем Мөхәрәмов икенче урынны алды.
"Без ветераннарга һәрьяклы ярдәм итәргә һәм игътибар бирергә тырышабыз, медицина тернәкләнүен, психологик ярдәмне һәм гадәти тормышка җайлашу өчен кирәкле чараларны да кертеп, тәэмин итәргә омтылабыз. Ышаныч һәм уңайлылык хисе тудыруда дөрес сайланган кием мөһим роль уйный. Башкортстан Республикасыннан СВО геройлары инде 11 комплект алды, 144 заявка Үзәк аппаратка җибәрелде, өч ветеранга киләсе атнада адаптив кием тапшырачакбыз", - дип билгеләп үтте "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина.