Җәмгыять
4 Ноября 2025, 12:39

Зур хезмәтләр югалмый

Радий Хәбиров Рафаил Диваевка "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.  

Зур хезмәтләр югалмыйЗур хезмәтләр югалмый
Зур хезмәтләр югалмый

Радий Хәбиров Рафаил Диваевка "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.

 

4 ноябрьдә Республика йортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров республика буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, отставкадагы Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Рафаил Диваев белән очрашты. 2 ноябрьдә ул үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе Рафаил Үзбәк улына күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең эш вакытында бик күп катлаулы вакыйгалар булды. Сез һәрвакыт дөрес позициядә тордыгыз, хокук тәртибен һәм халкыбызның иминлеген сакладыгыз, республика мәнфәгатьләрен якладыгыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Чарада шулай ук Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров, республиканың Дәүләт Җыелышы–Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Эчке эшләр министрының төбәк буенча урынбасарлары Артур Сәйфуллин һәм Айдар Зөбәеров катнашты. Алар шулай ук Рафаил Диваевның Башкортстан үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр.

 

Рафаил Диваев үз чиратында Эчке эшләр министрлыгының Республика буенча ярдәмен һәм төбәкнең идарә командасы белән берлектә эшләүнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Минем бөтен гомерем Ватанга хезмәт итүгә багышланды. Башкортстан җитәкчелегенә 1990 нчы елларның катлаулы чорында да тукталмаган зур ярдәмнәре өчен рәхмәт. Республика шәхси составка булышты, безне транспорт, элемтә чаралары, башка җиһазлар белән тәэмин итте, – диде Рафаил Диваев. – Ә без, үз чиратыбызда, һәрвакыт халык белән булырга тырыштык, хокук тәртибен сакладык һәм туган Башкортстаныбызны үстердек. Халыклар бердәмлеге көнендә барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим. Очрашу азагында Радий Хәбиров күпьеллык нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Рафаил Диваевны

“Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас