“Күчемсез милек турындагы мәгълүматларны даими рәвештә тикшереп торыгыз“, - ди Башкортстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов. Моны берничә сервис ярдәмендә эшләргә мөмкин:
- “Салым түләүченең шәхси кабинеты" - моннан алынган мәгълүмат мөлкәткә салымны исәпләү өчен кулланыла;
- Росреестр сайтында “Хокук иясенең шәхси кабинеты" - объект турында мәгълүматларның дөресме-юкмы икәнен тикшерергә мөмкинлек бирә;
- “Дәүләт хезмәтләре”порталында “Минем объектлар " бүлегендә - күчемсез милек турындагы мәгълүматны ачыклауның тагын бер ысулы.
Уяулыкны, игътибарны югалтмасак, милкебезгә зыян килмәс, Алла боерса.