

Башкортстанда мәктәпләр платформасына күчә. Бу хакта Башкортстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, яңа мессенджер хәвефсез һәм ул быел, 24.06.2025 елда 156-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә булдырылган.
"Мәгариф оешмаларына - мәктәпләргә уку-укыту процессында мәгълүмат алу һәм җибәр, үзара элемтәгә керү, хәбәрләшеп тору мөһим. Бер ысул булып Max мессенджерын куллану тора", - дип сөйләделәр Мәгариф министрлыгында. Шул ук вакытта бу законда мәгариф оешмасы белем бирү эшчәнлеген ничек алып барырга икәнен үзе хәл итә ала дип хәбәр ителә. "Мәгариф оешмалары белем бирү эчтәлеген билгеләүдә, укыту-методик тәэмин итүне, алар гамәлгә ашыра торган белем бирү программалары буенча белем бирү технологияләрен сайлауда ирекле, бу мәгариф турындагы Законның 28 статьясының 2 өлешеннән күренә», – дип тә әйтелгән ведомствода.
Санлы платформалардан һәм сервислардан файдалану мәсьәләләре мәгариф оешмасы компетенциясенә керә һәм мәгариф оешмасының локаль норматив актлары белән җайга салына. Бу вакытта санлы платформалар һәм сервислар белем бирү процессында мәҗбүри кулланылмый һәм укытучылар белән укучыларның үзара хезмәттәшлегенең ярдәмче инструментлары сыйфатында чыгыш ясый.
Чыганак: ГорОбзор.ру