

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының БР буенча бүлек мөдире урынбасары, полиция подполковнигы Алексей Ратушный БР Иҗтимагый палатасында узган цифрлы мошенниклык турында укыту конференциясендә әйтте.
Социаль инженерия алымнарына нигезләнгән кибермошенниклык милли иминлеккә чынлап куркыныч тудыра. Шул ук вакытта цифрлы гигиенаның гади кагыйдәләрен белү һәм гражданнарның югары уяулыгы аферистларның корбаны булу куркынычын шактый киметергә мөмкин.
Башкортстан Республикасы хокук саклау органнары вәкиле агымдагы елның тугыз ае статистикасын китерде. Отчет чорында Башкортстан Республикасы территориясендә IT-технологияләр кулланып кылынган 17 454 җинаять теркәлгән. Урлаулардан суммар зыян 2,7 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. Чәчләр үрә торырлык саннар.