

Яңа бәйрәм 21 декабрьдә билгеләп үтеләчәк. Бу көн гадәттәгечә ел ахырында төбәктәге күп балалы гаиләләр, «Ел гаиләсе» бөтенрусия проекты һәм башка гаилә конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләүгә бәйле рәвештә сайланды.
Парламент спикеры Константин Толкачев: “Декабрь, Яңа ел һәм Раштуа алды кебек, традицион рәвештә гаилә, өй җылысы белән ассоциацияләнә һәм яңа бәйрәм Башкортстанның гамәлдәге мәдәни традицияләр системасына органик рәвештә туры киләчәк”, дип өстәде.
«Күп балалы гаилә көнен гамәлгә кую гаилә институтын ныгытуга, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм күп балалылыкны пропагандалауга ярдәм итәчәк», - диде БР Дәүләт Җыелышы рәисе.