Җәмгыять
30 октябрь 2025, 05:05

Балаң белән чит илгә җыенсаң…

Юлга кузгалыр алдыннан балаңнын документларын барла. Загранпаспорты бармы?

Балаң белән чит илгә җыенсаң…Балаң белән чит илгә җыенсаң…
Балаң белән чит илгә җыенсаң…

   Русиядә 14 яшькә кадәрге балаларга, чит илгә очу өчен, чит ил паспорты кирәк булачак. Яңа кагыйдәләр 2026 елның 20 гыйнварыннан эшли башлаячак.

   Төгәлрәк итеп әйткәндә, 14 яшькә кадәрге балаларга, Абхазия, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстанга рейсларга авиабилетлар сатып алу өчен чит ил паспорты кирәк булачак.Яңа кагыйдә баланы ата-анасы яки башка кеше озата баруына карамастан гамәлдә булачак.

   Моңа кадәрРусия тимер юлларының матбугат хезмәте дә 14 яшькә кадәрге балаларга поездларда чит илгә бару өчен шулай ук чит ил паспорты кирәк булачак дип хәбәр иткән иде. Әгәр моңа кадәр юл йөрү документларын туу турында таныклык буенча рәсмиләштереп булса, хәзер  бу тәртипюкка чыгарыла. Яңа кагыйдәләр югарыда санап киткән илләр белән беррәтән теләсә нинди халыкара маршрутларга да кагыла.

   2026 елның 25 гынварына кадәр туу турындагы таныклык буенча чикнеузганбалалар, законга төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң д, өйләренә шул ук документ буенча кайта алачак.

   Русия эчендә исә тимер юл билетларын элеккечә баланың туу турындагы таныклыгы буенча  сатып алырга мөмкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас