Җәмгыять
29 Октября 2025, 12:13

“Бөек илнең җырлары”

Башкортстан артистлары "Песни Великой страны. С любовью из Приволжья» #МУЗЫКАВМЕСТЕ проектының  беренче чыгарылышында катнашты. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Бөек илнең җырлары”“Бөек илнең җырлары”
“Бөек илнең җырлары”

   Проект Идел буе федераль округында президентның Мәдәни инициативалар Фонды, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм «Русия ДНК»сы проекты ярдәмендә старт алды.

  “ Алты

ай эчендә Тимур Ведерниковның #МУЗЫКАВМЕСТЕ проекты командасы Идел буе федераль округының барлык 14 төбәген — Идел ярларыннан алып Урал тауларына кадәр әйләнеп чыкты, заманча музейларда һәм борынгы театрларда булды. Һәр кадрда Идел буеның мәдәни ДНКсы: энергия, табигатьнең бөеклеге, рух көче һәм Ватанга мәхәббәт. Проектта Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 400дән артык солист һәм иҗат коллективы катнашты,- диләр проектны оештыручылар. Округның иң матур һәм илһамландыргыч почмаклары буйлап музыкаль сәяхәт «Течет река Волга» легендар җырын башкарудан башлана. Җырның беренче видеоролигы премьерасы 29 октябрьдә булачак.

   Барлык видеороликлар

#МУЗЫКАВМЕСТЕ проекты битләрендә, шул исәптән «Вконтакте»дагы рәсми төркемдә булачак.

   Фото: ВКонтакте проекта #МУЗЫКАВМЕСТЕ "Песни

Великой Страны".

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас