Җәмгыять
28 октябрь 2025, 06:27

Студент отрядлары – яшьлек хатирәләре

Уфада студентлар төзелеш отрядларының XI республика слеты узды.

Рәүф Идрисов.Рәүф Идрисов.
Фото:Рәүф Идрисов.

Узган атнада Уфада узган студентларның төзелеш отрядларының XI республика слетына мин бик теләп бардым. Ничек кенә булмасын, үзебез дә “мәңгелек студент” исемен йөртәбез бит, ә инде кичәге студентларның күпчелегенә таныш та ул. "Өченче" семестр дип тә атыйлар иде аны. Бик хәтердә: Благовещенскида ташчы да булдык, Ташкент, Адлер якларына йөргән поездларда проводник та булырга туры килде. Гамил Афзал әйтмешли: ”Күрде безнең башлар студент төзелеш отрядларында!” – дип, күп истәлекләргә бирелергә була. Яңа хәлләр, кешеләр, хезмәт коллективлары белән очраша анда студент. Көтелмәгән хәлләр дә була. Алары гомерлеккә хәтергә язылган...

Республиканың Яшьләр сәясәте Министрлыгы оештырган һәм 500дән артык югары уку йортлары һәм көллият студентлары катнашкан слет кысаларында фәнни-гамәли конференция үтте, үткән ел студент отрядлары эшенә нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Республика студент отрядлары командиры Элина Саматованың, Туймазы автобетон заводының персонал буенча директор вазифаларын башкаручы Гүзәл Ильясованың “Диңгез” Бөтенрусия хәзмәт проекты хакында Алия Галеева һәм башкаларның чыгышы тыңланды.

Соңгы елларда гына студент төзелеш отрядлары хәрәкәтендә зур үсеш күзәтелә икән. 2025 елда 52 хезмәт проекты эшләнгән, 5114 студент һәм 5412 укучы – барлыгы 10526 егет һәм кыз  эшкә урнаштырылган. Бу үткән елгы күрсәткечләрдән 4 меңгә артыграк. “Диңгез” Бөтенрусия хезмәт проектында катнашкан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты командасы республика Башлыгының байрагына лаек булган.

Слетның кульминациясе республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров белән очрашу булды дисәк, дөрес булыр. Ул студент елларындагы хатирәләре белән уртаклашты, студент төзелеш отрядларының яшь кеше өчен мөһимлеге хакында фикерләрен җиткерде.

Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында укыганда Радий Фәритович студент төзелеш отрядында стропольщикка әзерләнсә дә, Нефтекамада бетон салучы булган һәм каникул вакытында шактый зур акча да эшләгән. Энесе белән Ленингадка экскурсиягә барырга җитәрлек булган ул. Аның фикеренчә, төзелеш – акча эшләү өчен иң отышлы өлкә. Һәм анда һәрвакыт эшче куллар кирәк. Яшь чакта шактый авыр эштә булсалар да, алар футбол, волейболга да вакыт тапканнар. Хезмәттә дуслар һәм кайберләре мәхәббәтләрен дә тапкан, яшь студент гаиләләре дә барлыкка килгән. Радий Фәритович әйтүенчә, студент чорында мәхәббәттә туган гаиләләр – иң күркәме һәм ныклысы булган. Ул андыйларны  “яхшы тарих” дип тә атады. Студент чоры дуслары белән бәйләнеш, аралашу әле дә, 40 елдан соң да  дәвам итә икән.

Ул 2026 елгы “өченче семестр”га хәзерлек барышында студент төзелеш отрядлары командирлары һәм комиссарлары белән очрашачагы хакында да әйтте. “Бу хезмәт семестры күп санлы катлаулы мәсьләрне хәл итү белән бәйле. Бигрәк тә катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү ягыннан. Шуңа да ул даими игътибар һәм кайгыртучанлыкны таләп итә ул”, – диде ул.

Радий Фәрит улы күпсанлы сорауларга да җавап бирде. Республика Башлыгы булу өчен нинди сыйфатлар кирәк, дигән сорау да булды. Радий Фәрит улы үзенең бу вазифага беркайчан да омтылмаганлыгын әйтте. Гадәтенчә, ул үз эшен яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга, ул өлкәдә лидер булырга омтылган. Республика Башлыгы вазифасы, аның фикеренчә – ул хезмәт юлының таҗы. Гади түгел, ләкин бик кызыклы эш. Аңың өчен яхшы белем, компетенцияләр, җимешле  тормыш һәм хезмәт юлы кирәк.

Яраткан шөгыль хакында сорауга республика башлыгы болай җавап бирде: ”Вакыт кысан булса да, һәркемгә хобби кирәк. Мин китап укырга яратам, балачактан маркалар җыю, спорт белән мавыктым. Атнага 2 тапкыр хоккей бозына чыгам”.  Республика Башлыгы республика буйлап сәяхәтләре хакында, аларның төрле проектларга этәргеч булуы хакында сөйләде. Ул: ”Башкортстан туризм өлкәсендә чәчәк атачак, сез дә сәяхәт итегез!” – диде. ­

***

"Южный ветер" студентлар сервис отряды командиры Искужин Динислам үз тәэссоратлары белән бүлеште:

– Өченче хезмәт проектында җәен отряд белән Кырымда биш йолдызлы "More Spa & Resort" кунакханәсендә эшләдем. Мин официант булып эшләдем, һәм ул миңа ошады, чөнки тәҗрибә тупладым һәм эштә яхшы коллегаларым булды. Өченче хезмәт проектында мин отряд белән эшләп кенә калмадым, төрле чараларда да  катнаштым. Мәсәлән, биедем һәм "Соло" номинациясендә беренче урынны алдым. Шуннан соң бию белән яхшырак шөгыльләнә башладым. Миңа отрядта булу бик ошады, чөнки анда мин үземне һәм дусларымны таптым.

Рәүф Идрисов.

Искужин Динисламның шәхси альбомыннан.
Фото:Искужин Динисламның шәхси альбомыннан.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас