

Туристлар Башкортстанның төрле почмакларына: атаклы шиханнарга, хозур табигатьле Бөрҗән тарафларына, гүзәл Уфа, Бөре шәһәрләренә, Туймазының “Бабай утары”на сәфәр кылган һәм болар тәкъдим ителгән маршрутларның тулы исемлеге түгел әле.
“Илеш районына юлыбыз милли шигърият классигы Шәехзада Бабич туган Әсән авылы аша үтә һәм без сәяхәтебезне шагыйрьнең йорт-музееннан башладык. Музей мөдире Юлия Радик кызы авыл тарихына, Ш.Бабичның тормыш һәм иҗат юлына багышланган, ата-бабаларыбыз көнкүрешен сурәтләгән заллар буенча зур экскурсия оештырды. Музей фондында 500 берәмлектән артык экспонат, шул исәптән шагыйрьнең автографлары белән «Акмулла» журналының аерым саннары, 1922 елда Казанда басылган «Шигырьләр җыентыгы» китабы, гәзит-журналларда басылган шигырьләре, шәхси әйберләре саклана. Укучыларыбыз үз чиратында бөек шагыйребезгә багышланган шигырьләрен тәкъдим иттеләр, апасы Фәсәхәт Бабичева турында хатирәләре белән бүлештеләр. Якташыбыз белән горурлану тойгылары тәэсирендә, музей хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп без инде юлыбызны дәвам иттек.
Халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның туган җиренә, балачак авылына беренче баруыбыз. Барыбыз да уйларга чумган: Роберт Мөгаллим улының кавылы Шәммәт нинди ул? Шагыйребез сурәтләгән, сокланган Сөн буйлары, болыннар, яшел үләннәр, зифа буйлы ак каеннар урынындамы? Уйлар агышында, сагышлар кочагында тирә-якка хозурланып, Роберт абый йөзләрчә тапкыр үткән юллар буйлап Шәммәт авылының заманча төзелгән клуб каршысына килеп тә туктадык. Тирә-ягы яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән тын сукмактан шагыйрьнең бюсты каршысына килеп бастык: уйлар, уйлар… Менә ул без белгән, күргән, күп тапкырлар укыган, шигырьләрен яттан сөйләгән халык шагыйребез – Роберт Миңнуллин… Клуб хезмәткәре, музей хуҗабикәсе Раушания ханым белән истәлеккә фотоларга төшеп клуб бинасына үтәбез. Музей заманча стильдә бизәлгән, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы картиналар һәм материаллар, әдәбиятчының бай әдәби мирасы, шул ук вакытта бик күп интерактив экспозицияләр, аудио һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Шулай ук Роберт Миңнуллин архивыннан аерым залда бай китапханә оештырылган. Әлбәттә, җылы хисләр калдырырлык бай тарих белән танышу килгән һәрберебезне кызыксындырмый калмады: тын да алмыйча экраннан шагыйрьнең туганнары, балалары, тормыш иптәше Клара ханымның истәлекләрен, хатирәләрен тыңладык. Китап укырга яратучылар исә үз чиратында “Әнкәй безне Сөннән алып кайтты”, “Җырлыйм туган якта” исемле җырларын җырлап, шигырьләрен укып, истәлек-хатирәләре белән бүлештеләр. Сәяхәтебезне дәвам итеп, Миңнуллиннар нигезендә төзелгән ял итү урыны – бик матур чатыр янына тукталып, шагыйрь үткән сукмаклардан үтеп җырларда җырланган Сөн елгасы буйларына сокланып, онытылмаслык тәэссоратлар алып кайтып киттек. Зур рәхмәт, Роберт Миңнуллинның якташларына, аның туган ягын, музеен барып күрергә мөмкинлек биргән “Башкортстанда озын гомерлелек” программасына зур рәхмәт!
“Башкортстанда озын гомерлелек” проекты ике максатны күздә тота. Беренчесе ─ кешенең гомерен озайту. Ә икенчесе ─ аның тормышын яхшырту өчен, күзләре янып торсын, сәламәт , энергиясе ташып торсын өчен. Ул сәяхәт итсен, илһам, көч алсын, заманча тормышка яраклашсын өчен”, – диде Радий Хәбиров.
2023 елда бу программа кысаларында пенсия яшендәгеләргә якын чит илләргә бару мөмкинлеге дә барлыкка килде. Алар Беларусь һәм Үзбәкстанга сәфәрләрдән бик күп тәэссоратлар алып кайта. 2023-2024 елларда Беларусь Республикасын 2954 кеше барып күргән, быел исә 520 кеше сәяхәт кылган.
Уфа районының Чесноковка бистәсендә яшәүче 76 яшьлек Нәсимә Тайфур кызы Шелехова "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" программасы ярдәмендә республикабызның күп кенә матур урыннарында булгач, быел Белоруссияне күреп кайту бәхетенә дә ирешкән.
–Республикада гамәлдә булган шушы программа ярдәмендә мин тәүдә Башкортстан буйлап сәяхәт иттем: Бөре шәһәрендә, Белорет, Мәчетле районнарында, Туймазының “Бабай утары”нда булдым. Аннары, Белоруссиягә бару мөмкинлеге килеп чыккач, һич икеләнми анда барырга заявка бирдем.
Шулкадәр ошады бу сәфәр, белоруслар бик кунакчыл, эчкерсез, гади халык. Без бер атна дәвамында уңайлы кунакханәдә яшәдек, экскурсияләргә йөрдек. Минск шәһәрендә истәлекле урыннарда булдык, музейларны борынгы замокларны барып күрдек. Экскурсия маршрутына шулай ук вәхшиләр яндырган «Хатынь» һәм «Тростенец» мемориаль комплекслары, атаклы «Дудутки» һөнәрчелек музее да кергән. Анда борынгы халык кәсепләре һәм технологияләр музее белән таныштык, данлыклы “Беларусь” тракторлары җитештерүче заводның эшен карадык.
Шушы программа булмаса, безнең төшебезгә дә кермәс иде бу сәфәр. Бик ризабыз, бик канәгатьбез, тагын кайда барырга дип планнар корабыз. Безгә шушындый мөмкинлек биргән проектны гамәлгә кертүче Башлыгыбыз Радий Хәбировка бик рәхмәтлебез, ─ диде ул безгә.⠀
Исегезгә төшерәбез, “Башкорт-белорус озын гомерлелеге.Туризм” проектында Башкортстанда яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк булган туристлар катнаша ала. Моның өчен баш-белорусское-долголетие.соцтуризмрб.рф сайтында теркәлергә һәм сәфәргә заявка калдырырга кирәк.