

Адәм баласының ярты гомере эштә үтә: кемдер – хөкүмәт эшендә, кемдер – ялланып, ә кемнәрдер үз эшләрен ачып, бер дигән уңышларга ирешеп, сөендерерлек керемнәр алып, эшкуар булып китә. Бүген сүзебез соңгылары турында, чөнки Башкортстанда эшкуарлар, кече һәм урта бизнес субъектлары саны тотрыклы үсә. Без, “Өмет”челәр, уңышлы эшкуарлар турында даими язып торабыз, чөнки алар төбәк икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, республиканың күркәм данын чит тарафларга тарата.
Илдә бизнесны үстерү стратегиясе турында сөйләгәндә, Президент Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында бизнеска ярдәм итү бурычын куйган иде. "Кешеләр үз эшен ачарга омтыла, үз-үзләренә, үз илләренә һәм үз уңышларына ышана. Мондый иҗади энергиягә һичшиксез ярдәм итәргә кирәк", - дип билгеләгән иде ул.
Инициатива күрсәтүчеләр елдан-ел күбрәк
Башкортстан бизнесы – җитди икътисади көч. Үз эшләрен ачып, эшкуарларның күбесе яңа эш урыннары булдыра, шуның белән башкаларга да тормышларын җайга салып җибәрергә ярдәм итә.
БР Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елның 4 ае эчендә Башкортстанның кече һәм урта бизнес өлкәсендә, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләрне дә кертеп, 619,4 мең кеше эшли. Бу үткән ел белән чагыштырганда 9,7%ка югарырак. Үзмәшгульләрнең тотрыклы үсеше дә күзәтелә: хәзер алар Башкортстанда 291,1 мең кеше. Чагыштыру өчен: бер ел элек 10,7% ка кимрәк иде. Моннан тыш, Башкортстан социаль эшкуарлар саны буенча Русия төбәкләре арасында алдынгы урында тора, алар республикада - 609.
Кече һәм урта предприятиеләрнең дә әйләнеше арта. 2024 елда, үткән ел белән чагыштырганда, 11,5%ка арткан һәм 1,608 трлн сум тәшкил иткән.
Төбәк икътисады үсешендә бизнесның әһәмиятле ролен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәрдаим ассызыклап тора. "Бу – икътисади эшчәнлекнең мөһим төре, республикабызның үсеше шуңа бәйле", - дип саный ул.
Чыннан да, Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыгы тотрыклы үсештә булып, төбәк икътисадында әһәмиятле урын алып тора. Республикада инновацияләр кертү һәм көндәшлелек сәләтен арттыру нәтиҗәсендә эшкуарлык сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсә. “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" милли проекты кысаларында дәүләт тарафыннан ярдәм монда төп рольне уйный, ташламалы финанслауга, белем бирү программаларына һәм консультацияләр ярдәменә юл ача.
Башкортстан икътисадында бизнесның роле, аны үстерү өчен республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мөмкинлекләр турында сүз кузгаткач, шуны әйтергә кирәк – 2025 елның маенда кече һәм урта бизнес субъектлары саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,3%ка арткан.
Вакытында ярдәм итү кирәк
Илебез бизнесы ышанычлырак һәм тотрыклырак була бара. Бу фактны “ФинЭкспертиза” компаниясе аналитиклары да раслый. Аларның мәгълүматларына караганда, Башкортстан, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре һәм башка субъектлар белән беррәттән, яңа бизнес төрләре юкка ешрак ачылган төбәк дип аталган.
Чыннан да, Башкортстанда, бизнес үзен яхшы хис итсен һәм нәтиҗәле эшләсен өчен, уңайлы шартлар тудырыла. Республика хакимиятенең зур тырышлыгы шуңа юнәлдерелгән.
"Республика Башлыгы вазифасында беренче эш көнемнән үк мин бизнес эшләсен өчен шартлар тудырырга тырышам. Без эшкуарлык берләшмәсе һәм хакимият арасында коммуникацияләр төзибез. Минем принципиаль позициям шундый – дәүләт кулында булган барлык ресурслар эшләргә тиеш", - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Башкортстанда бизнеска ярдәм итүнең федераль инструментларын нәтиҗәле кулланалар һәм үз инструментларын булдыралар. Ташламалы кредитлар, лизинг һәм микрозаймнар, инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен бина яки җир бүлеп бирүдә ярдәм булсынмы – бу һәм башка ярдәм чаралары бик тә кирәкле. 2019 елдан Башкортстанда Радий Хәбиров инициативасы белән республика һәм муниципаль дәрәҗәдә “Эшкуарлык сәгате” үткәрелә. Инициативалы кешеләр анда үзләренең бизнес-проектларын тәкъдим итә һәм финанс, консультация ярдәме ала ала.
Уйлаган проектны гамәлгә ашыру, бизнесны киңәйтү өчен еш кына финанс ярдәм кирәк. 2024 елда эшкуарлыкны үстерүгә дәүләт ярдәменең гомум суммасы 1 млрд сум тәшкил итте. 2025 елда “Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү” дәүләт программасын финанслау күләме 651,6 млн. сум тәшкил итәчәк.
Республиканың шәһәр һәм район хакимиятләре ел саен эшкуарлыкны үстерү программаларын уртак финанслауга субсидияләр ала. 2022-2024нче елларда бу максатларга республика бюджетыннан ел саен 100әр миллион сум акча бүлеп бирелде. Үткән ел 485 эшкуар һәм 28 үзмәшгуль муниципаль программалар буенча турыдан-туры финанслау алган.
Бизнесны нәрсә борчый?
Бизнеска алга таба да үссен өчен мөмкинлекләр булдыру – мөһим бурыч. Ел башында Радий Хәбиров эшкуарларның максатларын һәм ихтыяҗларын аңлау, күрсәтелгән ярдәмнең нәтиҗәлелеген бәяләү, сорауларга җавап бирү, эш барышында туган зарларны тыңлау өчен очрашулар үткәрү турында белдергән иде.
"Республика шәһәр һәм районнарында эшкуарлар белән очрашулар үткәрә башладык. Максат – һәр муниципалитетта кече һәм урта бизнес вәкилләре белән аралашу, безнең ярдәмнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын һәм алга таба ни рәвешле, кай тарафка барырга кирәклеген аңлау”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.Ул барлык мәсьәләләрне һәм күтәрелгән проблемаларны контрольгә алырга вәгъдә итте. Ул яшь эшкуарлар белән дә очрашты. Сораулар төрле булды, күпләрне туристик инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен җир алу мөмкинлеге кызыксындырды. Радий Хәбиров муниципалитетларга хәлне ачыкларга кушты, җир – эшләргә тиешле ресурс, дип ассызыклады.
Республикада 6 ел инде муниципалитетларда бизнес-шерифлар институты эшли. Аларныңэшкуарларга ярдәме бик зур. Мәсәлән, Күмертауда яшәүчеРоман Воронцовшәһәр үзәгендә җәйге верандасы булган кофе-бар төзергә карар кылган.Роман консультация һәм финанс ярдәме сорап шәһәр бизнес-шерифы Ева Зюзякинага мөрәҗәгать иткән, ә аннары үзенең проектын район хакимиятендә “эшкуарлык сәгате”ндә тәкъдим иткән.
Конкурссайлап алуынүткәч, Воронцов субсидия алган, шуның ярдәмендә кофе-бар өчен техника һәм җиһазлар сатып алган.Хәзер яңа кофейняга студентлар да, эшлекле кешеләр дә, туристлар да рәхәтләнеп килә.
"Киләчәктә яңа идеяләр табарга, белгәннәремне киңәйтергә телим. Сабырлык, максатчанлык һәм үзгәрешләргә ачык булуымны саклап каласым килә", - ди Роман Воронцов.