Җәмгыять
26 Октября 2025, 10:15

МАХны хәвефсез итеп була!

МАХны хәвефсез итеп була!МАХны хәвефсез итеп була!
МАХны хәвефсез итеп була!

МАХ кулланучыларның хәвефсезлеген ике факторлы аутентификация белән көчәйтә.

Верификацияләүнең ике этабы аккаунтның хәвефсезлеген арттыра һәм мошенниклык куркынычын киметә.

Ике факторлы аутентификацияне урнаштыру өчен:

- МАХ кушымтасын яңартырга;

- профильдә “Приватность” бүлегенә керергә;

- саклауның икенче ысулы сыйфатында пароль өстәргә.

Үзеңә өстәмә рәвештә “подсказка” калдырырга һәм парольне тергезү өчен электрон почтаны күрсәтергә мөмкин.

Яңа кулланучыларга система автомат рәвештә ике факторлы аутентификация урнаштырырга тәкъдим итәчәк. Икенче факторны соңрак сүндерергә мөмкин.

Русиядә МАХ аудиториясе 45 миллионнан артып киткән, октябрьдә уртача күрсәткеч 18,2 миллион кулланучыга кадәр җиткән. МАХта каналлар саны 11 меңнән артып киткән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас