

Көзге ярминкәләр бара. Безнең күршеләр яшелчә-җимешне дә, итне дә гел генә шул ярминкәләрдә сатып ала. “Авыл җиреннән китереп саткан ит тәмле дә, сыйфатлы да була, әйдщ син дә шуннан ал”, диләр миңа. Аның яхшы ит булуын ничек беләсез соң, дип сорагач, алар “ярминкәгә сатуга китерелгән ит тикшерү үтә бит” диләр. Бу чыннан да шулаймы?
Булат. Уфа шәһәре.
Әйе, ярминкәләрдә сатуга чыгарылачак иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелә.
Иттәге тамга – шундый экспертиза узуын раслый торган хәвефсезлекнең рәсми билгесе. Аның барышында:
Башкортстан Республикасының Ветеринария буенча дәүләт комитеты белгечләре ит сатып алганда тамга булуын тикшерергә киңәш итә – бу продуктның хәвефсезлек гарантиясе. Рәсми маркировкалы ит сайлагыз, сәламәтлегегезне саклагыз.