Җәмгыять
24 октябрь 2025, 04:28

Муниципаль хезмәткәрләрне ил дәрәҗәсендә бәяләячәкләр

Бөтенрусия муниципаль премиясе старт алды.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Хезмәт итү” өченче Бөтенрусия муниципаль премиясе 22 октябрьдә старт алды.

2025 елда премия 10 төп номинация буенча үткәрелә. Алар арасында “Ватанга хезмәт итү хакына батырлык һәм каһарманлык”, “Гаилә иминлеге – дәүләт өстенлеге”, “Территорияне үстерү – халыкның иминлеге”, “Һәркемнең инициативасы – гомум уңыш”, шулай ук “МХОдан – муниципалитетка” һәм “Профессиональ кадрлар – муниципалитетның киләчәге” махсус номинацияләре бар.

Конкурста район, шәһәр, авыллар үсешенә зур өлеш керткән муниципаль хезмәткәрләр катнаша ала.

Гаризалар 21 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Финалистларны “Дәүләт хезмәтләре”ндә халык тавыш бирүе ярдәмендә сайлаячаклар. Ә аңа кадәр экспертлар 100 номинантны билгеләячәк.

“Премия булдырылганнан бирле Башкортстанның муниципаль вәкилләре һәрвакыт җиңүчеләр һәм призерлар рәтенә керә. Шул ук вакытта безнең төбәктән катнашучылар саны да арта. Алар республиканы федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итәрләр дип ышанам”, – дип “БР Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе идарәсе рәисе Марат Вәсимов.

Җиңүчеләрне 2026 елның апрелендә “Кече ватан – Русия көче” Бөтенрусия форумында бүләкләячәкләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас