Җәмгыять
24 октябрь 2025, 10:06

Казанда кайнаган 3 көн

Бүгенге татар журналистикасы: аны нәрсәләр борчый һәм илһамландыра, киләчәккә нинди максатлар куеп яшәү дөрес? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны бар илебез киңлекләреннән мәркәзебез Казанга – 15-17 октябрьдә үткән VIII Бөтенрусия татар журналистлары форумына – жыелган каләм осталары бергәләп эзләде.

Казанда кайнаган 3 көнКазанда кайнаган 3 көн
Казанда кайнаган 3 көн

Бүгенге татар журналистикасы: аны нәрсәләр борчый һәм илһамландыра, киләчәккә нинди максатлар куеп яшәү дөрес? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны бар илебез киңлекләреннән мәркәзебез Казанга – 15-17 октябрьдә үткән VIII Бөтенрусия татар журналистлары форумына – жыелган каләм осталары бергәләп эзләде.

   Казан урамнары безне чагу кояшлы көннәре, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре белән каршы алды. Шулай итеп, инде көзнең томса көннәренә кереп барганда, тагын да бер тапкыр җәйгә әйләнеп кайткандай булдык, дуслар.

   Чарага Русиянең 20дән артык төбәгеннән җыелган дистәләрчә журналистлар арасында матбугат эшлеклеләре дә, төрле басмалар хезмәткәрләре дә, блогерлар да җыелган иде. Өч көн дәвам иткән форум программасы искиткеч мәгълүматлы да, кызыклы да итеп оештырылуы белән сокландырды: ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу, остаханәләрдә катнашу һәм танылган шәхесләре белән дан тоткан татар районына сәяхәт һ.б.

                                                Беренче көн

   Форум кунакларын ике төркемгә бүлделәр. Теле-радио журналистлары “Шаян-ТВ” телеканалына юл тотты.

   Алар өчен, остаханәдә катнашып, популярлык яулаган балалар каналының эш тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлекләре ачылды. Ә безне, басма матбугат вәкилләрен, Татмедиа агентлыгында узачак семинарлар көтә икән. Биредә бүгенге басма матбугатны борчыган күп мәсьәләләргә тукталдык һәм аннан чыгу юллары турында фикер алышулар узды.

   Спикер, “Шәхри Казан” гәзите баш мөхәррире Радик Сабиров бу көнне “Социаль челтәрләрдә эшләүдә соңгы трендлар” дигән темага чыгыш ясады. Әлбәттә, бүгенге көндә журналистлар иңенә бик күп бурычлар йөкләнгән: гәзит чыгару, аңа үтемле, халык яратып укыган материаллар табу белән беррәттән , социаль челтәрләрне дә бердәй югары дәрәҗәдә алып бару мөһим. Ә ул челтәрләр аркасында килеп туган сораулар, тиз үк хәл итүне сорый торган мәсьәләләр бихисап! Радик Рәшит улы безне үзләренең уңышлы эш тәҗрибәсе белән якыннан таныштырды, шактый серләрен дә чиште, күпсанлы сорауларга ихлас җавап бирде.

   “Ясалма фәһем” дә бүген тормышыбызның бар тармакларына диярлек үтеп керде. Журналистика өлкәсенә бигрәк тә. Бүген күпләр хәтта: “гәзит-журналларны чыгару өчен журналист ник кирәк, аның өчен Ясалма фәһем бар”, дип тә җибәрә әле. Ләкин... хәбәрченең йөрәге аша чыккан хисләрне, хәл-вакыйгаларны анализлау сәләтен һ.б. Ясалма фәһем бер вакытта да алыштыра алмаячак, дигән фикердә иде форумда катнашкан һәркем. Шулай да заман белән бергә атлау һәм аның яңалыкларын үз эшендә куллану – бүгенге журналистиканың төп таләбе дә. Спикер, “Татмедиа” акционерлар җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлова форум кунакларына журналистикада Ясалма фәһемне уңышлы куллану серләрен ачты.

   Шул ук көнне безне Г. Камал исемендәге татар драма театрына чакырдылар. Әлеге искиткеч өр-яңа бинага карап тел шартлатып-сокланып, журналистлар хакындагы “Өйләнәм” спектаклен карап кайттык.

                                             Икенче көн

   Икенче көнне таң белән Арча якларына экскурсиягә кузгалдык. Гармуннар һәм милли ризыгыбыз чәк-чәкләр белән каршы алынып, күмәк фотога төшү белән үк районның милли-мәдәни мохитенә кереп чумдык һәм үзебез өчен бу районны өр-яңадан ачтык без.

   Мәгълүмат өчен:

   Арча – Татарстанның иң матур һәм төзек, иң эре районнарының берсе икән. Анда 52 мең кеше яши. Шуларның 23 меңе шәһәрдә, калганнары – авылларда. Казаннан нибары 60 чакрымда гына урнашкан. Биредә яшәүчеләрнең 94 процентын – татарлар, 3 процентын – руслар, калган өлешен башка милләт вәкилләре тәшкил итә икән. Иң чиста һәм матур итеп татар телендә сөйләшүчеләр дә – Арчалылар, диләр. Районда 127 авыл бар, аларда чын татар рухы яшәвен үз күзләребез белән күреп, сокланып кайттык без.

   Арча районы халкы үзенең тарихын, данлыклы шәхесләрен бик хөрмәтли һәм биредә  музейлар бик күп икән. Форум кунаклары бу көнне “Әдәбият һәм сәнгать музее”нда, “Казан арты тарих-этнография музее”нда, Сикертән авылында атаклы “Галиәскәр Камал музее”нда һәм Гөберчәктә “Мөхәббәт Мәһдиев музее”нда, шулай ук барыбызны да укырга өйрәткән данлы “Әлифба музее”нда, заманча төзелгән һәм татар телендә тирәнтен белем биргән мәктәп-лицейда, шулай ук татар әдәбиятында исемнәре алтын белән уелып язылган шәхесләр, язучылар һәм шагыйрьләр белем алган Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә булып, искиткеч тәэссоратлар алдылар.

   Чынлап та, музейлар – хәтер сандыгы шул! Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала”, “Фронтовиклар”, “Бәхилләшү” һ.б. әсәрләрен кайсыбыз гына күз яшьләренә манчылып укымады икән? Ә Арчада безне аның туган ихатасында төзелгән музеена алып бардылар. Шулай ук Галиәскәр Камал турында кайсыбыз гына белми? Аның исемендәге театр да – Русиядә иң абруйлылардан. Татар классигы музеенда булу да форум кунакларында көчле тәэссоратлар уятты.

   Бу көнне безне “Арча хәбәрләре” редакциясендә дә көтәләр булып чыкты. Коллегалар белән очрашып, алар белән корган әңгәмә фәһемле булды. Бүгенге көндә безне борчыган күп нәрсәләр (мәсәлән, почталарның начар эшләве аркасында, гәзитләрнең укучыларга барып җитмәве) аларга да хас мәсьәлә икән. Арча журналистлары бу катлаулы мәсьәләне ничек чишүләре турында сөйләде, киңәшләр бирде.

   Арча районы бит әле ул бөек Габдулла Тукаебызның туган ягы да. Киләсе елда татар дөньясы шагыйрьнең 140 еллык юбилеен билгеләп узарга әзерләнә, бүгенге көндә аның туган авылындагы музейда искиткеч зур төзекләндерү эшләре алып барыла икән. Киләчәктә һәркайсыбызга барып күрергә насыйп булсын иде ул йөрәгебезгә якын якларны.

                                            Өченче көн

  Безне Бөтендөнья татар конгрессында очрашулар көтә иде. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында татар дөньясын, аның мәдәниятен, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген даими яктырткан өчен илнең төрле төбәкләрендә тырыш хезмәт салган барлык журналистларга кайнар сәламнәрен җиткерде һәм рәхмәтен белдерде:

   -Халкыбыз сезне укый, карый һәм тыңлый. Ихлас күңелдән эшләгәндә, проблемаларны дөрес ачып салганда һәм аңлата алганда, кешенең күңел кылларында челтерәп алганда, бар кешеләр сезгә тартылачак,- диде Вәсил Габтелгаяз улы.- Бу форумны үткәрү уена без үзебез килдек һәм аны эшләү дәверендә файдалы дип күрәбез. Татар халкы үз маенда гына кайнап ятарга тиеш түгел, ә нинди районнарда, өлкәләрдә, илләрдә, конгрессның үзендә нинди яңалыклар барлыгын күрергә, үрнәк итеп алырга тиеш. Очрашулар гаять мөһим: әгәр алар дуслык күперләре тудыра икән, әгәр без мәгълүматлар алышып яшибез икән, бу инде журналистика өчен дә зур уңыш булачак. Без һәркайсыбыз үзенең эшчәнлеге белән туган илебезне, милләтебезне алга алып барабыз.

   Бу көнне “Хәбәр” бәйгесе җиңүчеләрен дә билгеләделәр. Быел анда “Татар дөньясы” номинациясендә “Туган тел” телевизион каналында дөнья күрүче “Ихлас” тапшыруының чыгарылышлары өчен Мөхәммәт Галләмов һәм Гөлшат Сафина, “Бөек Җиңүгә 80 ел” номинациясендә “Кызыл таң” гәзите саллы акчалата премия белән бүләкләнде. Әйткәндәй, былтыр бу бәйгедә безнең “Өмет” гәзите җиңүче булган иде.

   “Өмет” гәзитендә озак еллар эшләүче, шул ук вакытта “Диләфрүз” басмасын җитәкләүче Эльмира Ибраһимова һәм “Юлдаш радиосының өлкән редакторы Азат Фазлыәхмәтов “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Аларны кайнар котлыйбыз!

  Фикерләр:

   Гөлназ Шәйхи,  Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе:

   “Соңгы елларда төбәкләрдәге гәзитләр белән эшләү активлашты, аларда еш кына Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында языла, шуның өчен рәхмәт әйтәсем килә.  Без һәр елны татар дөньясында аерым бер ел итеп атап үтәбез, киләсе ел исә бөек Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан басмаларыгызда рубрикалар ачуны сорыйбыз һәм конкурсларда катнашырга чакырабыз. 

     Булат Ибраһим: Бөтендөнья татар конгрессының Русия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь:

   “Форумның төп максаты - төбәкләрдә эшләүче татар журналистларын бергә җыю, милли мөхиткә тагын да якынайту, дуслаштыру, элемтәләр булдыру һәм монда уртаклашкан тәҗрибәләрне үз хезмәтләрендә кулланырга ярдәм итү. Без милли һәм төбәк матбугат чаралары Русия халыкларының милли телләрен саклауга, мәдәни һәм традицион кыйммәтләрен таратуга зур өлеш кертә дип саныйбыз.

Фото: Мөхәммәт Мәһдиевның йорт-музее янында.

                                                    Гөлара Арсланова.

                                                 Уфа-Казан-Уфа.   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас