

Уфада республика Хөкүмәтенең 2025 ел өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреатлары тәбрикләнде. Тантана 23 октябрьдә язучы һәм дәүләт эшлеклесенең музей-йортында узды.
Конкурска замандашларының образларын, милли мәдәниятләрнең байлыгын һәм халыклар дуслыгын, җәмгыятьтә гражданнар тынычлыгы һәм татулыгын, Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен ачучы материаллар кабул ителде.
“Бүгенге катлаулы чорда милли мәдәниятләрнең байлыгын һәм халыклар дуслыгын яктыртучы материаллар аеруча үзенчәлекле яңгырый”, – диде тантанада Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы, комиссия рәисе Искәндәр Әхмәтвәлиев. Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел күбәя бара һәм иң яхшылар арасыннан иң яхшы материалларны сайлавы җиңелдән түгел. Быел премиягә 17 автор һәм 11 иҗат коллективы үз эшләрен тәкъдим иткән.
“Эшләр көчле иде, премиягә дәгъва итүчеләр арасында бик күп көчле авторлар булды, – диде Искәндәр Рәүф улы. – Бүген без 2025 ел лауреатларын һөнәри казанышлары өчен генә түгел, ә гражданлык позицияләре өчен дә тәбриклибез. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премиясе сезнең күпьеллык хезмәтегезне иҗтимагый һәм рәсми тану гына түгел, ә киләчәктә дә нәтиҗәле эшчәнлеккә этәргеч булсын”.
Шуны да әйтергә кирәк: былтыр төбәк башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча әлеге конкурс лауреатларын акчалата бүләкләү суммасын биш тапкырга, 500 мең сумга кадәр арттырдылар.
Җиңүчеләр килгәндә, “Йәшлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков “Йәшлек” гәзитендә һәм “Бельские просторы” журналында басылган “Уфа – Донбасс арасы – барасы да барасы” һәм “Уфа – Донбасс: нам дороги эти позабыть нельзя” юлъязмалары өчен бүләкләнде. җиңүче дип танылды.
“На земле Салавата” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Шамил Әхмәтшин Салават районында туган күренекле кешеләр турындагы очерклар һәм мәкаләләр сериясе өчен җиңүче дип танылды.
“Юлдаш” радиоканалы журналистлары коллективы да премиягә лаек булды. Гүзәл Ситдыйкова, Гүзәл Зарипова һәм Илнар Әхмәтгәрәев “Күперләр” иҗтимагый-сәяси проекты өчен бүләкләнде.
Тантана музей-йорт ишегалдында Шаһит Ходайбирдин бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
“Юлдаш” радиосы журналисты Гүзәл Ситдыйкова тәэссоратлары белән уртаклашты:
– “Юлдаш” радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар алып барам. “Күперләр” проектында, да шушы юнәлешкә тугры калып, аналитик тапшырулар әзерлим. Проектка килгәндә, шуны әйтергә кирәк, монда команда эшли: һәр авторның үз позициясе, үз әйтер фикере бар. Ягъни проект билгеле бер кысаларга кертелмәгән, шуның белән дә үзенчәлекле. Эчтәлегенә килгәндә, республикадагы вакыйгаларга, ачышларга, төзелешләргә, казанышларга иҗтимагый-сәяси күзлектән анализ ясалды, спикерларның объектив фикерләре белән ныгытылды. Проект зур көч таләп итте. Без аның өстендә еллар буе эшләдек. Һәм бүген хезмәтенә күрә хөрмәтен алдык дип әйтергә була. Бу бүләкне хезмәтебезне тану дип кабул итәм. Эшеңне бәяләүләре – бик шатлыклы һәм бик мөһим.
Җиңүче хезмәттәшләребезне абруйлы бүләк белән котлыйбыз!