

Башкортстан 2026 елга президент грантларының беренче конкурсында актив катнашу буенча, Мәскәүдән кала, ил төбәкләре рейтингының беренче баскычына күтәрелде. Президент грантлары фонды сайтында республиканың коммерцияле булмаган оешмаларыннан барлыгы 636 гариза теркәлгән. Безнең республика артыннан 507 гариза бирүче Омск өлкәсе, аннары 378 гариза тапшыручы Белгород өлкәсе тора.
Гаризалар кабул итү 15 октябрьдә төгәлләнде, нәтиҗәләр киләсе елның гыйнварында билгеле булачак һәм җиңүчеләр февральдә үк үз проектларын гамәлгә ашыра башлый алачак.
Безнең республиканың коммерцияле булмаган оешмалары тәкъдим иткән проектлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә, студентларны Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарына әзерләүгә, Икенче бөтендөнья сугышы елларында партизаннар һәм подпольщиклар сафында сугышкан Башкортстан халкы турындагы мәгълүматларны популярлаштыруга һәм башка бик күп темаларга багышланган.
Президент грантын алуга үз бәхетен сынаучылар исемлегендә Башкортстанда азык-төлек банкының республика челтәрен үстерү турындагы гариза да бар.
Бу урында шуны искә алып үтү кирәк: 2012 елда “Русь” азык банкы” хәйрия фондына нигез салынды. Аның максаты – балалы мохтаҗ гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга, гадәттән тыш хәлгә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтү. Җитештерүчеләр, агропредприятиеләр, сәүдә челтәрләре һәм маркетплейслар азык-төлек продуктларын һәм башка товарларны фондка бушлай бирәләр. Болар – сыйфатлы һәм куллану өчен яраклы, әмма продукциягә сорау кимү, артык җитештерү, этикеткада хата җибәрелү һәм башка сәбәпләр аркасында сатылмый калган товарлар. Гадәттә, мондый продукция чүплеккә озатыла. Ә шул ук вакытта күпме мохтаҗларга файдасы тияр иде.
2023 елның 5 декабрендә Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русь” азык банкы” фонды арасында Стратегик партнерлык турында меморандум төзелде. Максаты – республикада азык-төлек банкын төзү. 2024 елның июленнән аны “Азык-төлек” автоном коммерцияле булмаган социаль ярдәм оешмасы гамәлгә ашыра. Килешү кысаларында тоташ республика буенча азык-төлек ярдәмен күрсәтү каралган. Һәм Президент грантына конкурска җибәрелгән проектта халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтүнең төбәк челтәрен булдыруны тормышка ашыру планлаштырыла да инде.
Бу уңайдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты, “Азык-төлек” автоном коммерцияле булмаган социаль ярдәм оешмасының яшьләр волонтерлык штабы координаторы Мәдинә Мансурджон кызы Мортазина болай диде:
– Безнең проектның төп максаты – Башкортстанда азык-төлек саклаучы оешмаларны үстерү. Теләгебез – Стәрлетамак һәм Бөре шәһәрләрендә үзебезнең ике бүлекчәбезне булдыруга ярдәм итү. Проект чикләрендә Стәрлетамакта азык банкының урындагы бүлекчәсе складын җиһазландырырга һәм эшне башларга, шулай ук Бөредәге ирекмәннәр берләшмәсен укытып киләсе эш этабына әзерләргә телибез.
Шуны да әйтергә кирәк, төбәк азык банкы 2024 елда Башкортстан Башлыгы грантлары фондының грант ярдәме белән эшли башлады. Грант конкурсларының төп файдасы – алар социаль проектларны үстерү һәм эшләтеп җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Республикада коммерциягә карамаган оешмалар бик күп. Кемдер авыр хәлдә калган гаиләләргә, кемдер консультацияләр һәм эксперт аркылы, кемдер азык-төлек белән ярдәм итсә, икенчеләре яшләрне укыту белән шөгыльләнә. Һәм грант ярдәме – ул яңа идеяне һәм изге башлангычны үстерү мөмкинлеген биргән баскычларның берсе булып тора.