Җәмгыять
21 октябрь 2025, 09:25

Оператив киңәшмәдә нәрсәләр турында сөйләштеләр?

Республика башлыгы белән оператив киңәшмәдә түбәндәге мөһим темалар турында сүз барды.

Оператив киңәшмәдә нәрсәләр турында сөйләштеләр?Оператив киңәшмәдә нәрсәләр турында сөйләштеләр?
Оператив киңәшмәдә нәрсәләр турында сөйләштеләр?
  • РадийХәбиров «Авангард» заводында гадәттән тыш хәлдә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итәргә кушты.Стәрлетамакта цех шартлауда һәлак булган өч хезмәткәрнең гаиләләре матди ярдәм алачак.Хастаханәдә яткан биш кешенең тормышына берни дә янамый.
  • Башкортстан Башлыгы Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча начальнигының яңа урынбасарын тәкъдим итте.Ул Александр Олегович Косолапов булды.
  • Башкортстан муниципалитетлары - иң яхшылар рәтендә. 2024 елда Русиянеңиң яхшы муниципаль тәҗрибәләре конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Бишбүләк районының Каменка авыл советы, Әбҗәлил районының Ташбулат авыл советы һәм Дүртөйле шәһәре хакимияте тәҗрибәләре югары бәягә лаек булдылар.
  • Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнары - бөртекле культуралар уңышы буенча лидерлар. Бу районнарда һәр гектардан 43-46 центнер уңыш җыеп алынды. Авыргазы, Стәрлетамак һәм Гафури районнары игенчеләре 35 центнердан артык уңыш җыйдылар.«Урожай», «Таврос» һәм «Центральная» МТС предприятиеләре бу исемлектә иң югары позицияләрдә.«Центральная» МТСы берничә ел элек кенә банкротлык чигендә иде, ә быел югары күрсәткечләргә иреште, шул исәптән республика җитәкчелеге ярдәме белән.
  • Республика дамайлы культураларның рекордлы уңышы көтелә. Фаразларга караганда, Башкортстанда миллион тонна көнбагыш, рапс, горчица һәм соя җыеп алыначак.
  • Ел башыннан Башкортстан аграрийлары 9 миллиард сумнан артык суммага1546 берәмлек яңа техника сатып алган.
  • "Сәламәтлек поездлары"на 175 мең кеше килгән.Кардиологлар, офтальмологлар, акушер-гинекологлар, урологлар, онкологлар, терапевтлар, неврологлар, стоматологлар һәм хирурглардан торган күчмә медицина бригадалары республиканың 356 авылында булып кайтты.Нәтиҗәдә,23 мең кешедә куркыныч авыру билгеләре табылганһәм алар тирәнтен тикшерүгә юнәлдерелгән.
  • «Яшел Башкортстан» экологик өмәсендә 36 мең кеше катнашты, 5,5 мең агач һәм 70 мең үсенте утыртылды.
  • СВОдан кайткан сугышчыларның 76проценты эш урыннары белән тәэмин ителгән.Хакимият органнарына 2634 ветеран мөрәҗәгать иткән.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас