

Традицион акцияне Экология министрлыгы үткәрә. Уфада 20 октябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Шиналар утильләштерү» акциясе уза.
Уфалылар 22 дюймга кадәр диаметрлы, бер кешедән дүрттән дә артмаган иске покрышкаларны бушлай тапшыра ала.
Кабул итү пунктлары һәр районда оештырылган. Аларның адреслары: Үзәк урам, 35; Сосновская урамы, 60; Кузнецов Затоны, 22; Шерстомойная урамы, 40; Сәмәрканд урамы, 1/3; Кемеров урамы, 114; Пархоменко урамы, 202. Пунктлар көн саен 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшли.