Җәмгыять
20 октябрь 2025, 13:31

Үзебезнекеләр бит!

   Мәскәүдә Башкортстаннан Мәскәүдә белем алучы беренче курс студентларын студентлыкка багышлау узды.

Үзебезнекеләр бит!Үзебезнекеләр бит!
Үзебезнекеләр бит!

Мәскәүдә Башкортстаннан Мәскәүдә белем алучы беренче курс студентларын студентлыкка багышлау узды.

   Чара БРның Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Башкортстан Республикасы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

   “БашПерваш” ел саен үткәрелә торган вакыйга булып тора. Ул башкала вузларында белем алучы Башкортстан студентларына ярдәм итүгә һәм аларны җайлаштыруга юнәлдерелгән мөһим чара.

    Чара мәдәни элемтәләрне ныгытуга, студентлар үзидарәсен үстерүгә һәм Башкортстан яшьләре арасында милли үзенчәлекне саклап калуга ярдәм итә. Чараның тантаналы өлеше Башкортостан Республикасының РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды. Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән тулы вәкаләтле вәкил Ринат Фәйзуллин, Башкортостан Республикасы студентлар һәм аспирантлар Ассоциациясе башкарма директоры Айсылу Ишбаева, шулай ук Мәскәү шәһәренең иҗтимагый элемтәләр һәм яшьләр сәясәте комитетының «Мәскәү яшьләре» проекты юнәлешләрен координацияләү бүлеге җитәкчесе Павел Голубев мөрәҗәгать итте.

    Программакысаларындаконцерт чыгышлары, шул исәптән Мәскәүнең «Алтын ай» башкорт бию ансамбле номерлары, шулай ук Мәскәүнең тарихи урыннары буенча башкала белән интерактив квест – танышу булды.

Фото: vatandash.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас