+21 °С
Болытлы


БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, ел башыннан бирле республикада 6380 янгын чыккан, аларда 162 кеше һәлак булган, 146 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу вакыт эчендә 1323 кеше үлемнән коткарылган.
Быел, 2025 елда, янгыннар чыгу ихтималы зур булган чор башланганнан бирле 75,97 гектар мәйданда урманда 20 урында янгыннар чыккан. БР Хөкүмәте тарафыннан 20 октябрьдән төбәктә янгынга каршы режим гамәлдән чыгарылган.