

Уфаның вузара кампусында "ЯИ миссиясе. Киләчәк лабораториясе" дип аталган хакатон узды.
Бу студентлар хакатонының финал этабы булды. Аны Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм «Газпром нефть» компаниясе оештырган.
Хакатон үз эченә берничә этапны алган һәм 360тан артык студентны җыйган. Беренче этап онлайн узды һәм белем бирү трегын үз эченә алды. Ярымфиналга 50 катнашучы чыкты, ә яклау алды нәтиҗәләре буенча - 40 финалист билгеләнде. Аларга реаль вакытта «Газпром нефть» компаниясе өчен актуаль бизнес-бурычлар нигезендә чишелешләр булдырырга кирәк иде. Оештыручылар сүзләренчә, хакатон катнашучылары яңа белемнәр генә түгел, компаниядә стажировка һәм практика узу, ә алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге дә алды.
Фото: algaburaevo.ru