Җәмгыять
17 октябрь 2025, 10:03

Якташларыбыз дәүләт бүләкләренә ия булды

Котлыйбыз! 

Якташларыбыз дәүләт бүләкләренә ия булдыЯкташларыбыз дәүләт бүләкләренә ия булды
Якташларыбыз дәүләт бүләкләренә ия булды

Русия Президенты дәүләт бүләкләрен бирү турындагы указга кул куйды.  Бүләкләнүчеләр исемлегендә Башкортстанда яшәүчеләр дә бар! Дуслык орденына фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен Русия Фәннәр академиясе УФИЦ Уфа биология институты лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Альберт Мулдашев лаек булды.

Альберт Акрам улы  – Русия, Башкортстан һәм Монголия ботаникасы үсешенә өлеш керткән илнең иң абруйлы эколог-флористларының берсе. Ул республика өчен йөздән артык яңа үсемлек төрен ачкан. Шәхсән үзе Уфа биология институты гербариена 40 меңнән артык үсемлек җыеп, гербаризацияләгән. Аның катнашында 100дән артык табигать һәйкәле проектланган.

Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Торатау» конгресс-холлының Стратегик үсеш буенча директор урынбасары Андрей Одерия Русия Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Якташларыбызны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас