

Уфа дәүләт нефть техник университетының «Эретеп ябыштыру һәм контроль җайланмалары һәм технологияләре» кафедрасының беренче курс студенты Валерия Галәмова «Weldex 2025 Русия эретеп ябыштыру Кубогы» милли чемпионатында «Иң яхшы эретеп ябыштыручы укучы» номинациясендә иң яхшы өчлеккә кергән.
- Шәхсән миңа конкурска әзерлек чорында кыенрак булды, ә чемпионатның үзендә диаметры 159 мм булган, стенасы 4 мм калынлыктагы торбаны җиңел генә эретеп ябыштырдым.Эретеп ябыштыруның рутил электродлары белән башкарылуында гына кыенлык булды. Конкурсантлар Русиянең төрле төбәкләреннән килгәнгә күрә, призлы урын алырмын дип көтмәгән идем, ахырга кадәр без көндәшләрнең исемнәрен белмәдек, - дип сөйли Валерия.