

Үзебезнең илдә булдырылган MАХ платформасы үз кулланучыларының куркынычсызлыгын тәэмин итү мөмкинлекләрен кайгырта. Күптән түгел мессенджерда ике факторлы аутентификацияне көйләү мөмкинлеге барлыкка килде.
Ике факторлы аутентификация кулланучының шәхесен өстәмә раслау ярдәмендә үз аккаунтын якларга мөмкинлек бирә. Авторизация вакытында беренче тикшерү гадәттә пароль була, өстәмә – SMS-код яки биометрия.
Өстәмә яклауны көйләү кыен түгел. Моның өчен кулланучыга «Профиль» → «Приватность» бүлегендә «ике факторлы аутентификация» пунктын сайларга кирәк. Аннары ышанычлы пароль куярга һәм электрон почтаның резерв адресын күрсәтергә кирәк булачак. “Приватность”ны көйләгәннән соң, мессенджерда авторизацияләнгәндә система өстәмә пароль сораячак.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә MAXның матбугат хезмәте цифрлы платформада инде 45 миллионнан артык кулланучы теркәлгән, дип хәбәр итте. Мессенджер тәүлегенә 18,2 млн кешене колачлый.