Җәмгыять
16 октябрь 2025, 09:30

Көрәш сараена сәяхәт

Башкалабызны бизәп торган бу мәһабәт бина күпләрдә соклану һәм горурлану хисе уята.

Көрәш сараена сәяхәтКөрәш сараена сәяхәт
Көрәш сараена сәяхәт

Журналистлык эше белән андагы чараларга барырга да туры килгәләде. Ләкин махсус пресс-тур бөтенләй башка нәрсә икән. Сарайның директоры Абдядилов Эдуард Юрьевич 2 сәгать буена безгә – журналистларга – сарайның төзелү тарихы, аның эшчәнлеге һәм киләчәге хакында тәфсилләп сөйләде. Үз эшен яратучы, аны бар нечкәлекләренә кадәрле белүче энтузиаст кеше булып чыкты директор. Сарайның Башкортстан, Русиядә уникаль булуы да, аның бүлекләре

хакында сөйләп кенә калмады, экскурсия дә оештырды ул. Андагы көрәш, бию, конференция заллары, бассейннар, кунакханә, банкет-буфет залларын карап чыктык. Бар җиһазлар, техник чаралар дөнья дәрәҗәсендә эшләнгән. Шуңа да монда теләсә нинди халыкара ярышлар үткәрергә була.

 Иң мөһиме –яшьләр, балалар теләгән шөгылен таба ала: көрәш, бию, йөзү,футбол,волейбол, баскетбол, фитнес һәм башкалар. Сарай белән танышып чыккач, аның башкала, Уфа өчен, спорт һәм матурлык яратучылар өчен никадәр мөһим һәм кирәкле икәнлегенә инанасың. Спорт, физик культура, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучыларга монда бар ишекләр дә ачык. Теләгең генә булсын!

Рәүф Идрисов.

Юлай Кәримов фотолары.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас