Җәмгыять
14 октябрь 2025, 09:05

Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!

Зианчура районына – 95 ел!  

Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!

Зианчура районына – 95 ел!

 

Башкортстанның көньягында, табигатьнең искиткеч гүзәл төбәгендә урнашкан Зианчура районы 10 нчы октябрьдә, Республика көне белән беррәттән, үзенең күркәм юбилеен дә киң билгеләп үтте.

 Район 1935нче елның 20 нче августында Оренбург далалары чигендә барлыкка килә. Ул күрше өлкәнең Түлгән, Сарыкташ, Куандык, республикабызның Зилаер, Күгәрчен, Хайбулла районнары белән чиктәш.

 

Шушы еллар эчендә Зианчура халкы башлыча игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнеп, кирәк чакта Ватанны саклап, илебезгә алты (иң күп – 7 Советлар Союзы Герое биргән Федоровка районыннан аз гына калыша)  Советлар Союзы Герое, бихисап күренекле шәхесләр үстергән төбәк.

 

Район үзәге Исәнгулдан башкалабыз Уфага кадәр – 340, районның бер чигеннән, икенче чигенә 140 чакрым юл үтәргә кирәк.
Сигез дистәгә якын, төгәлрәк әйтсәк, 78 авылда төрле милләт вәкилләре дус, тату тормыш көтә, шуларның 70% башкортлар, 15% руслар, 10% татарлар.
Эшсөярлеге, кунакчыллыгы, җыр-моңга гашыйклыгы белән тирә- якта билгеле Яңа Чебенле, Күгәрчен, Каргалы авылларында татарлар гомер кичерә.

 

Туган районыбызның 95-еллык юбилей чарасында гореф- гадәтләребезне, аш-суларыбызны күрсәтү максатында оештырылган бәйрәмдә урындагы татар конгрессы вәкилләре бик теләп, ихлас күңелдән катнашты.

Авылларның мәдәният йортларында озак еллар уңышлы эшләп килгән: Яңа Чебенледән – “Ак калфак", Каргалыдан "Умырзая" ансамбльләре дәртле җырлары, биюләре белән район сәхнәсендә чыгыш ясадылар, кунакларны хуш исле самовар чәе, милли ризыкларыбыз белән сыйладылар.
Иҗади уңышлары өчен күп якташлар оештыру комитетының дипломнарына лаек булды.

 

Шамил Хәсәнов.

Зианчура районының татар конгрессы җитәкчесе.

Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Үткәнебез дә, бүгенгебез дә, киләчәгебез дә монда безнең!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас