2024 елга физик затларга милек салымын түләү буенча салым белдерүләрен җибәрү эшләре ахырына якынлашып килә.
Салым белдерүен алу ысуллары. Иң уңайлысы- www.nalog.gov.ru Русия федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисында яисә "Госуслуги" Порталында электрон рәвештә.
Дәүләт хезмәте Порталында салым белдерүе алу өчен салым органына салым органнарыннан электрон формадагы документлар алу кирәклеге турында белешмә җибәрергә кирәк. Моны "Салым белдерүләре" порталы бүлегендә эшләргә мөмкин.
2025 елда Башкортстанда 1,2 млн. салым түләүче салым белдерүләре алуның иң уңайлы һәм заманча ысулын - электрон рәвештә - сайлаган.
Салым органнары белән электрон документ әйләнешенә кертелмәгән салым түләүчеләргә салым белдерүләре яшәгән урынга теркәлгән адрес буенча почта аша заказлы хат белән җибәрелә.
Салым белдерүләре җибәрелмәгән очраклар. Гражданин салым ташламасына, салым вычетына, объект иясенең салым түләүдән тулысынча азат ителү турында закон тарафыннан билгеләнгән башка нигезләмәләргә ия булган очракта салым белдерүләре җибәрелми. Мәсәлән, пенсионерның бер фатиры, бер бакча йорты, зурлыгы 50 квадрат метрдан артмаган хуҗалык төзелеше һәм 6 сутыйлы бер җир участогы булган очракта, федераль ташламалар хисабына аңа салым йөкләмәләре салынмый.
Гомум исәпләнгән салым суммасы 300 сумнан артмаган салым түләүчеләргә шулай ук салым белдерүләре җибәрелми.
Салым белдерүе килмәгән очрак. Нишләргә? Әгәр салым белдерүе электрон рәвештә дә, почта аша да килмәсә, салым түләүче аны алу өчен МФЦның үзе өчен уңайлы булган теләсә кайсы участогына яисә салым органына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук "Дәүләт хезмәте" Порталында салым белдерүләре алуга теркәлергә була.
2024 ел өчен физик затларга милек салымнарын 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк.
Милек салымнары тулысынча төбәк һәм җирле бюджетларга килә. Шул ук исәптә алар социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау программаларын финанслауга җибәрелә.
Өстәмә мәгълүматларны Русиянең Башкортстан Республикасы буенча +7 (347) 215-10-70 (өстәмә номер 55 55) кайнар элемтә телефонына яисә Русия Федераль салым түләү хезмәте контакт үзәгенең 8 800 222-22-22 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.
Фото: nalog.gov.ru