Җәмгыять
14 октябрь 2025, 06:41

Иң мөһиме - халык саулыгы

6 октябрьдә үткән оператив кәңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикала 2000дән артык фельдшер-акушер пункты эшләвен һәм аларның һәр өчөнчесе яңартылуын билгеләп үтте. Моңарчы ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә булган. Аларны заманча модульле конструкцияләр алыштырды. Әле исә тагын сигез яңа фельдшер-акушер пункты ачылды. Шуларның берсе - Иглин районының Орынды авылында.

Иң мөһиме - халык саулыгыИң мөһиме - халык саулыгы
Иң мөһиме - халык саулыгы

Авыл халкының тормыш сыйфатын арттыру максатын куйган программаларның әһәмияте зур. Шулар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү, төзекләндерүгә багышланган киңкүләм программа игътибарга лаек. Башкортстанда ФАПлар челтәре - илдә иң зурларының берсе. Соңгы елларда республика аларны яңартуга зур көч салына. Әгәр 2010-2018 еллар чорында төбәктә нибары 53 шундый учреждение төзелгән булса, 2019-2024 елларда аларның саны 480гә җиткән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республикада медицинаның авыл җирендәге роле һәм әһәмияте һәркемгә мәгълүм. “Без күп ФАПлар төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, әмма әгәр сез — авыруларга каршы көрәш буенча алгы сызыкта торучы фельдшерлар булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Без сезгә рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез”– диде ул.

6 октябрьдә үткән оператив кәңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикала 2000дән артык фельдшер-акушер пункты эшләвен һәм аларның һәр өчөнчесе яңартылуын билгеләп үтте. Моңарчы ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә булган. Аларны заманча модульле конструкцияләр алыштырды. Әле исә тагын сигез яңа фельдшер-акушер пункты ачылды. Шуларның берсе - Иглин районының Урынды авылында.

— Безнең бурыч — халыкны һәркем файдалана алырлык, сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме белән тәэмин итү, – ди Үзәк район хастаханәсе баш табибы Радмир Сәүбәнов. – Хәзер авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме алу өчен район поликлиникасына барырга туры килмәячәк, алар үз авылларында дәвалана алачак. Урындыда иске һәм бәләкәй ФАПны заманча, иркен һәм барлык кирәкле медицина корылмалары һәм җиһазлары белән тәэмин ителгән бинага алыштырдык. Урынды, Белорет һәм Резвово авылларында яшәүче 260 кеше өчен бу зур шатлык, – диде ул. ФАПны тәҗрибәле белгеч - фельдшер Зәйдуллина Галия Иксан кызы җитәкли. Медицинада аның гомуми эш стажы 48 ел, шуның 40 елын ул Урынды авылы ФАПында фельдшер булып эшләүгә багышлаган. "Кешеләр бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтә. Беренчедән, авылда социаль әһәмияткә ия объект барлыкка килү -авылның исән булу күрсәтә. Икенчедән, ФАПның заманчага әверелүе сыйфатлы медицина ярдәме алуга ярдәм итә. Шуңа күрә кешеләр бик канәгать", - диде Галия Иксан кызы. Мондый заманча фельдшер үзәкләре 2019 елдан төзелә, әлеге вакытта республикадагы 2071 пуктның 608е яңартылган. Ел азагына кадәр тагы да ундүрт ФАПның сафка керүе көтелә. БР саулык саклау министры Айрат Рәхмәтуллина әйтүенчә, бүгенге көндә фельдшер-акушер пунктларын кадрлар м белән тәэмин итү 99 процент тәшкил итә. Соңгы алты ел эчендә “Ауыл фельдшеры” программасы буенча 280 белгеч гомум алганда 140 млн сумлык акчалата түләү алган. Әлеге көндә медицина колледждарында 8965 студент белем ала. Киләчәктә булачак табиблар авыллардагы ФАПларга эшкә кайтыр дигән өмет бар. 2023 елдан төбәктә “Санлы ФАП” проекты кертелде. Проект халык өчен медицина ярдәмен арттыруга юнәлтелгән. Әлеге проект ярдәмендә пациентлар профилактик медицина тикшерүләрен турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктларында узарга мөмкинлек ала.

ФАПлар ачылуы халык өчен зур шатлык, әмма кешеләргә авырып түгел, күбрәк профилактик максатларда бирегә килергә язсын!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас