+21 °С
Болытлы


Кичә, 11 октябрь – Республика көнендә, Уфада капиталь ремонттан соң, тантаналы рәвештә Агыйдел күпере ачылды. Ачылу мизгелендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиев чыгыш ясады. Шуннан соң 2017 елдан башлап беренче тапкыр áркалы күпер буйлап машиналар узды.
Исегезгә төшерәбез, Агыйдел аша áркалы күпер Уфада 69 ел элек салынган булган. 2017 елда ул авария хәлендә дип танылды һәм тулысынча ябылды. 2021 елда иске һәм «яңа» күперләр арасында махсус күпер төзелде.