Бездә икеләтә бәйрәм, икеләтә зур шатлык! Берсе Республика көне уңаеннан булса, икенчесе - шушы зур бәйрәм алдыннан “Өмет” республика гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногмановка “Русия Федерациясенең атказанган журналисты” дигән мактаулы исеме тапшырылды. Бүләкне бүген, 10 октябрь көнне, тантаналы рәвештә Республика Башлыгы Радий Хәбиров бирде.
Хөрмәтле мөхәрриребезне лаеклы һәм мактаулы бүләк бирелүе белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сез бу исемгә күптән лаек идегез, Рәдис Гыйльван улы һәм югары бүләк сезнең күпьеллык хезмәтегезнең, талантыгызның һәм яраткан эшегезгә тугрылыгыгызның, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләүнең тагын да бер дәлиле булып тора.
Сезне хөрмәт итәбез, сездән үрнәк алабыз һәм киләчәктә дә бүгенгедәй изге күңелле, илһамлы булып калуыгызны телибез. Тагын да саулык һәм җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, яңадан-яңа иҗади казанышлар телибез! Сезнең эшегез киләчәктә дә халкыбызны илһамландырсын һәм берләштерсен!
Зур хөрмәт белән: “Өмет”челәр.