

Әбҗәлил районында тантаналы рәвештә Русия Герое Тамерлан Илһамов бюстын ачтылар.
Республика көне алдыннан Аскар авылында гаять зур рухи һәм патриотик әһәмияткә ия вакыйга – Русия Федерациясе Герое Тамерлан Айсар улы Илһамовка бюст ачу тантанасы булды. Бу дулкынландыргыч көн район тарихында һәм һәр кешенең йөрәгендә мәңгегә сакланып калачак.
Өч ел элек якташлары Тамерланны соңгы юлга озатканнар. Бүген аның бронзадан коелган образы район үзәгенең үзәк мәйданында батырлык һәм Ватанга карата ихлас мәхәббәтнең мәңгелек символы буларак урнаштырылган.
Чарада катнашучылар – җитәкчеләр, МХО ветераннары, җәмгыять оешмалары вәкилләре, Геройның туганнары чәчкәләр салды.