Җәмгыять
10 октябрь 2025, 05:40

Балаң өйдә ялгыз калса…

Нәрсәләр турында белергә тиеш? Бу файдалы мәгълүмат турында һәрбер әти-әни белергә тиеш, аны язып, суыткыч ишегенә элеп куйсагыз, тагын да яхшырак.

Балаң өйдә ялгыз калса…Балаң өйдә ялгыз калса…
Балаң өйдә ялгыз калса…

     Шулай итеп, бала еш кына өйдә ялгыз кала икән, әти-әнисе аңа түбәндәгеләрне ныклап аңлатырга тиеш:

  1. Беркемгә дә, хәтта күршеләргә, полицейскийларга, электрикларга һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләренә дә ишек ачма.Әти-әниең белән элемтәдә бул.
  2. Тәрәзәһәмбалконнарданераграк тор.
  3. Москитчелтәренәтаянма, аскаегылып төшәргәмөмкинсең.
  4. Электрбеләнсакбул: юеш кул белән приборларгатимә, ваннада телефон һәм башка техника кулланма.Кирәк булмаса, электр плитәсен, үтүкне, өстәл лампасын һәм башка приборларны сүндер.
  5. Микродулкынлы мичтә ризыкны фольгага төреп, тимер савыт-сабада яки кәгазь пакетта җылытырга ярамый.
  6. Даруларданһәмкөнкүреш химия чараларыннпнераграк тор.
  7. Таныш булмаган кешеләр телефонан шалтыраса, трубканыалма.Алсаң, шәхси мәгълүматларны, смс-кодларны, әти-әниеңнең телефон номерларын һәм хәтта исемеңне дә әйтмә.Таныш булмаган кешеләр шалтыратса, әти-әниең кайткач, аларга бу турыдасөйлә.

         Өйдә берүзе калган бала өчен белешмә:

101 – янгын  сүндерүчеләр

102 – полиция  

103 – ашыгыч  ярдәм

 104 – газ  хезмәте

Әгәр кемнән ярдәм сорарга белмәсәң, 112гә шалтырат.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас