

Радий Хәбиров һәм Эмомали Рахмон индустриаль парк төзү турындагы килешүгә кул куйды.
Владимир Путинның Дүшәмбега визиты кысаларында Радий Хәбиров Русия-Таҗикстан индустриаль паркын төзү турындагы килешүгә кул куйды.
Ике дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Эмомали Рахмон барында Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Таҗикстанның инвестицияләр һәм дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитеты рәисе Султон Рәхимзода белән килешү нөсхәләре белән алмашты.
Документка Башкортстан Хөкүмәте, Таҗикстан Хөкүмәте, «Халыкара проектлар белән идарә итү» компаниясе һәм «Коргохи машинасози»машина төзелеше предприятиесе кул куйды. Ул яңа преференциаль территория булдыру кысаларында якларның үзара хезмәттәшлеген күздә тота.
- Булачак парк 9,3 гектар территориядә урнашкан. Безнең үсеш корпорациясенә федераль бюджет хисабына җитештерү корпусларын ике этапта реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә кирәк булачак. Безнең тагын бер бурыч – индустриаль паркка резидентлар җәлеп
итү. Республиканың кайсыбер предприятиеләре моның белән кызыксына да инде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: nuriman.pro