

Күптән түгел БР Язучылар союзының төзекләндерелгән һәм бик тә күркәм бинасында күренекле шагыйрь Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары кунакта булды һәм уфалыларга чын мәгънәсендә матур әдәби-музыкаль бәйрәм бүләк итте.
Чакмагыш җире – элек-электән талантларга бай як. Бу көнне Язучылар союзына килгән кунаклар да, иҗатта уңышларга ирешкән кешеләр. Арада шигырь һәм җыр язучылар да, чәчмә әсәрләр һәм көйләр иҗат итүчеләр дә, аларны матур итеп башкаручылар да бар. Алар, даими очрашулар үткәреп, районның яшь буынын әдәбияткә-сәнгатькә җәлеп итү, патриотик хисләр тәрбияләү, матбугатка якынайту һ.б. буенча күләмле эш алып баручылар да. Бер сүз белән әйткәндә, нәкъ менә район тормышының уртасында кайнаучылар, һәрчак алгы сафта баручылар, якташлары өчен һәрчак үрнәк булып торучы ялкынлы йөрәкләр.
БР Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтүенчә, Язучылар союзының яңартылган бинасында әлегә кадәр районнарда яшәп иҗат иткән әдәби берләшмәләр әгъзалары белән мондый зур форматтагы очрашулар үткәне булмаган. Чакмагышлар, димәк, тәүге карлыгачлар!
-Бездә күбрәк һөнәри язучыларның китап туйлары, бәйрәмнәрен үткәрәләр, бүген исә иҗат йортыбызны ямьләп сез килдегез. Киләчәктә башка район талантлары да килер дип ышанам, ишекләр һәрвакыт ачык,- диде Айгиз Гыйззәт улы.- Безнең барыбызны да әдәбияткә сөю, туган илебезгә мәхәббәт берләштерә. Берләшмәнең озак еллар дәвамында Язучылар союзында хезмәт салган, татар секциясен җитәкләгән талантлы шагыйрь Марис Нәзиров исемен йөртүе дә куанычлы хәл. Бүген бу йөкне Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Илдус Фазлетдинов кебек талантлы язучылар җанландырып тора. “Чакмагыш чаткылары” әгъзаларына уңышлар телим, гел шулай ялкынланып иҗат итегез!
Бәйрәм гөрләп барды. Анда өлкәннәрнең генә түгел, ә балаларның, яшьләрнең дә күп катнашуы күңелне күтәрде. Һәр катнашучы үзенең милли тойгысын, милли байлыгын күрсәтте, аларның матур милли киемнәрдә чыгыш ясавы җанга бал да май булып ятты.
-Чынлап безгә рух бәйрәме бүләк иттегез, күңелебезне ихласлык бөркелгән җыр-моңга күмдегез. Районда гына түгел, бүген зур аренага чыгып, Язучылар союзы бинасында чыгыш ясау – тарихи вакыйга. Бүгеннән алып Уфаның әдәбият сөючеләре күңелендә: “Чакмагышлар бик дәртле, талантлы икән” дигән уй калачак. Үзем ихласлыгыгызга, талантыгызга гашыйк булып калдым, рәхмәт сезгә күңел бәйрәме бүләк иткәнегез өчен,- дип коллегасының фикерен дәвам итте Язучылар союзы рәисе урынбасары, билгеле шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова үз чыгышында район башлыгы Реканс Ямалеевтан кайнар сәләм җиткерде һәм бүгенге җыр-моң, шигърият бәйрәмен оештырган һәм кунакка дәшкән БР Язучылар союзына, татар әдипләре берләшмәсенә, “Тулпар” журналына рәхмәт белдерде.
- Бүгенге чараны районыбызның 95 еллык юбилее белән бәйләп тә оештырдык дияр идем. “Чакмагыш чаткылары” белән без тату яшибез, чөнки анда районыбызның иң талантлы, иң саф хисле, чын патриотлары берләшкән,- диде Светлана Фларис кызы.- Алар без оештырган һәр чарада актив катнашалар, безгә терәк булып торалар. Иҗатларыннан көч алабыз, алар белән горурланабыз.
Берләшмә җитәкчесе Рәзифә ханым Сәхәпова әйтүенчә, “Чакмагыш чаткылары” берләшмәсенә алар шагыйрь Марис Нәзиров тәкъдиме белән тупланган булган. Ә аңа кадәр әле “Игенче” гәзите редакциясе каршында “Энҗеләр” түгәрәге эшләгән.
-Марис Назыйф улы Татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро әгъзасы һәм шигърият секциясе рәисе буларак, районыбыздагы әдәби эшчәнлекне һәрвакыт игътибар үзәгендә тотты, республика күләмендә оештырылган зур чараларда катнашу мөмкинлеге тудырды. Без Язучылар союзы съездында катнаштык, әдәби марафоннарда урыннар яуладык. Ә берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре Язучылар берлеге секцияләрендә тикшерелде. Гомумән, элегрәк Язучылар союзында еш булдык, бүген дә әлеге традициябезне дәвам итә алуыбызга шатмын,- диде Рәзифә Гали кызы.
“Чакмагыш чаткылары” берләшмәсе елдан-ел киңәя, сафлары тулылана. Һәм моның белән бергә биредә язмаларның сыйфатына игътибарны арттыра барулары куанычлы хәл. Очрашу-фикер алышу сәгатьләрен онлайн системасын кулланып үткәрү, иҗат җимешләре белән ватсап аша таныштыру һәм аларны анализлау эшне нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп оештыруга булышлык итә. Берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре республика һәм Татарстан матбугат битләрендә даими басыла килә, безнең “Өмет” гәзите битләрендә дә Чакмагыш талантларына киң урын бирелә.
Бәйрәм барышында районның талантлы шагыйрь һәм шагыйрәләре Рәсимә Ильясова, Римма Гайнанова, Илсөяр Киреева, Руниза Даутова, Алия Солтан, Сәрия Вахитова, Нәфисә Гомәрова, Рида Хаҗиәхмәтова, Рәвис Сабитов, Зимфир Әхъяров, Әнисә Ягъфәрова,Мәрьям Смакова, Фәнзил Әхмәтшин һ.б. үзләренең иҗат җимешләрен укып ишеттерде. Җыр-моң ияләре Ревенер Гөбәев, Гүзәл Диникеева һ.б. Чакмагыш талантлары язган җырларны башкарып, көчле алкышларга күмелделәр.
Бәйрәм кичәсенең идея авторы, “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе Дилбәр Булатова әйтүенчә, якташларыбыз очрашуга зур әзерлек белән килгән. Биредә төрле соклангыч күргәзмәләр эшләве дә шул хакта сөйли.
-Безнең Чакмагыш яклары әдәби традицияләр белән дан тота. Бездә Гыйлемдар Рамазанов, Вазыйх Исхаков, Мансаф Гыйләҗев, Рим Идиятуллин кебек иҗатчылар туып үскән. Бүген дә аларның эше дәвам итә, якташларым ялкынланып иҗат итә, конкурсларда катнаша, китаплап бастыра, аларның республика күләмендә күрсәтерлек уңышлары булуга шатланам,- ди Дилбәр Данис кызы.
Җыр-моң бәйрәме күңелле үтте. Әлеге очрашуда еллар дәвамында эшләп килгән берләшмәнең иҗади ут-ялкыны бүген дә сүрелмәвенә, аның әгъзаларының дәртләнеп иҗат итүенә сокланырга гына кала. Киләчәктә дә уңышлар телик үзләренә!
Язмамны “Чакмагыш чаткылары”ның гимны булган “Чакмагышлар – чакматашлар” шигыре белән (Рәсимә апа Ильясова сүзләре) тәмамлап куйыйк әле:
“Чакмагышлар – чакматашлар”, диләр
Барыгыз да аны беләсез.
Чакматаштан ничек ут тапканны,
Берләшмәгә кергәч, белерсез.
Монда илһам чишмәләре ага,
Монда ургый хисләр ташкыны,
Ә күңелләр, сихри моңга тулып,
Иҗат киңлегенә ашкына.
Берләшмәнең бары бер бөртеге,
Бер чаткысы үзем нибары.
Гөрләп торган якты учак бит ул –
Безнең “Чакмагыш чаткылары”.
Фото: https://tatar-inform.tatar/n
Гөлара Арсланова.