+21 °С
Болытлы


Бәйрәмнәрдә, 11-13 октябрьдә поликлиникалар иртәнге 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Ә табибны өйгә 16.00 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан массакүләм бәйрәм чаралары үткән урыннарда медицина ярдәме күрсәтү эше оештырылачак.
Медицина учреждениеләре кирәкле дару һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк, экстрен очракларда ярдәм кирәк булганда стационарларда койка-урыннар резервы булдырылачак.
Фото: polik50-ufa.ru