Җәмгыять
8 октябрь 2025, 14:41

Төркиягә юлларны ябарга уйлыйлар

Үзебезнең илдә генә ял итәргә калыр микән инде? 

Төркиягә юлларны ябарга уйлыйларТөркиягә юлларны ябарга уйлыйлар
Төркиягә юлларны ябарга уйлыйлар

Русиялеләргә Төркиягә һәм НАТОның башка илләренә очуны тыярга уйлыйлар.  Бу идеяне инде Дәүләт Думасына җибәргәннәр. Идеянең авторы - «Русия ветераннары» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Илдар Рәҗәпов. 

Шулай итеп «Русия дошманнарын финанслауны туктатырга» һәм бер уңайдан эчке туризмны да үстерергә уйлыйлар. Илебездә күпме искиткеч матур урыннар һәм истәлекле урыннар бар, ә халык җәйге ял чорында чит илләргә агыла, дип уйлый җитәкчеләр..

Чикләүгә Франция, Германия, Испания, Черногория, Болгария һәм тагын өч дистәгә якын ил эләгәчәк.

Краснодарда ял итәргә планлаштырабыз? Ул якларга сезнең барганыгыз бармы? Тәэссоратлар белән бүлпшик, языгыз! 

Чыганак: Лента. ру

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас