

Республика Башлыгы Радий Хәбиров изге теләкләрен юллаган: "Бөтен республика исеменнән Русия Президенты Владимир Владимирович Путинны туган көне белән котлыйм, – дип язган социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Республикабызга игътибары өчен дәүләт башлыгына рәхмәт белдерәм. Башкортстан һәрвакыт аның ярдәмен тоя. Аның ярдәмендә без зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз, халкыбыз өчен мөһим төзелешләрне башлап җибәрәбез һәм башкарып чыгабыз. Ышаныч белән алга барабыз. Шундый көчле лидер кулы астында эшләвем белән горурланам. Республика һәрвакыт Русиянең ышанычлы терәге булды, һәм без һәрвакыт шулай булсын өчен барысын да эшләячәкбез».