

Бүген Матбугат йорты каршында гәзит- журналларга язылу көне үткәрелде. Башкала кунаклары һәм халкы өчен «Башкортстан Республикасы» нәшрият йортында эшләүче журналистлар, язучылар, артистлар катнашында бай эчтәлекле программа, Милли китапханә архивыннан китаплар һәм гәзитләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.
БР Матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов:
- Бүген биредә төрле басма вәкилләре җыелды. Һәм бу безнең медиаберләшмәнең барлык төп юнәлешләрне: матбугат, телевидение, радионы һәм, әлбәттә, санлы платформаларны берләштерүен ачык күрсәтә.
«Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина искәрткәнчә, төбәктә 6 телдә 145 басма, гәзит һәм журнал чыга:
- Безнең республика язылучылар саны буенча Русиядә Мәскәү һәм Краснодардан кала өченче урында тора! Бу казанышлар – безнең тырышлык. Безнең профессиональ командага һәм сезгә, безнең иң яхшы укучыларыбызга рәхмәт! Сез-безнең төп байлыгыбыз.
Бу чара турында тулырак Молодежная газета сайтына кереп укый аласыз.