Җәмгыять
7 октябрь 2025, 17:51

Алама гадәтләрдән баш тарта алмасаң, нишләргә?

Алама гадәтләрдән баш тарта алмасаң, нишләргә?Алама гадәтләрдән баш тарта алмасаң, нишләргә?
Алама гадәтләрдән баш тарта алмасаң, нишләргә?

Психик сәламәтлек - ул төрле тайпылышлар булмау гына түгел, кеше стрессларга каршы тора, нәтиҗәле эшли ала торган иминлек халәте дә.

Гәзит укучыларыбыз соравы буенча без Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психотерапевты, бүлек мөдире Рөстәм Марсель улы Бәдретдинов белән әңгәмәләштек.

Психотерапия нәрсәне дәвалый?

- Клиентның соравы һәм заказы буенча психотерапия шәхеснең үз-үзе белән ризасызлыгын, мөнәсәбәтләр, невроз, депрессия, паникага бирелү, бәйлелекне дәвалый. Психотерапиядә уңыш ышаныч һәм эмпатиягә нигезләнгән психотерапевтик киңлеккә бәйле. Шуны истә тотарга кирәк, барлык ресурслар безнең үзебездә, табиб аны күрергә һәм файдаланырга гына ярдәм итә. 

Үзеңнең физик һәм психик сәламәтлегеңә гади ысуллар белән яхшыртырга мөмкин: алама гадәтләрдән баш тартырга, дөрес тукланырга, су балансын сакларга, позитив фикер йөртергә. Әгәр мондый халәтне җиңеп булмаса, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алкоголь куллану авырулар китереп чыгара, үлемгә китерә, җинаять юлына бастыра, юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү сәбәбе булып тора.

Алкоголь нерв системасын юкка чыгара, ә башлангыч этапларда барлыкка килгән эйфория һәм дулкынлану үзәк нерв системасының тормоз механизмнарының көчсезләнү билгеләре булып тора. Психотерапевт эшенең максаты кешегә яшәргә комачаулый торган проблемаларның барлык чыганакларын ачыклау, өскә чыгару һәм җиңү булачак. Шул ук вакытта белгеч үз карашын көчләп такмый, ә бары тик психотерапевтик тактикаларның төрле төрләрен һәм методларын кулланып, клиентка гармонияле яшәүгә юл табарга ярдәм итә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас