Җәмгыять
4 октябрь 2025, 12:24

Уфада бер көн эчендә сигез исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар

Эчкән килеш машинага бөтенләй утырмавың хәерле. 

Уфада бер көн эчендә сигез исерек машина йөртүчене тоткарлаганнарУфада бер көн эчендә сигез исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар
Уфада бер көн эчендә сигез исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар

Уфада бер көн эчендә сигез исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле рәвештә юл-патруль хезмәте барлыгы 400гә якын административ беркетмә төзегән.

Кичә, җомга көнне, Уфада 44 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт кеше зыян күргән. ДАИ хезмәткәрләре профилактик рейдлар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 375 очрагын ачыклаган.

Традиция буенча каешын эләктермәү, балаларны махсус урындыксыз йөртү, ә иң ешы - җәяүлеләргә үткәрмәү кебек закон бозулар лидерлык итә.

Кичә сигез кеше руль артында исерек хәлдә тоткарланган. Кызганычка каршы, тәүлегенә шулкадәр күп машина йөртүчеләрне шәһәр полициясе даими рәвештә теркәп бара.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас