

Эш сәфәре белән еш кына ерак авылларда булырга туры килә безгә. Элек халык белән очрашкан вакытта күпләр медицина ярдәменең үзләреннән еракта булуына зарлана иде. Ә менә соңгы елларда, кайда гына булсак та, кешеләр яңадан-яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуга, төпкел авылларга да “Сәламәтлек поездлары” килүе, төрле белгеч-табибларның җитди тикшерүләр үткәрүе турында шатланып сөйли, моның өчен ил һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Чынлап та, соңгы берничә елда республикада, гомум илдәге кебек үк, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, тармакның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, гадәттәгечә, зур игътибарны социаль өлкәне, барыннан да элек сәламәтлек саклауны үстерүгә юнәлтә. Дәүләт Җыелышына юлламасында ул гомер озынлыгының рекордлы үсүен, сабыйлар үлеменең, йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлү очракларының кимүен тармак үсешендә төп казаныш дип атады.
Барыбыз да яхшы аңлый: сәламәтлек саклауның, һәркемгә кагылышлы тармакның алга таба да үсеше дәүләт тарафыннан җитди акчалар бүлүдән башка мөмкин түгел. Башкортстанда исә әлеге өлкәне финанслау соңгы 5 елда бер ярым тапкырга арткан, узган елда гына да бу максатларга 120 млрд сум (!) юнәлдерелгән.
Саннар ни сөйли?
Соңгы биш ел эчендә республикада 43 капиталь сәламәтлек саклау объекты төзелде, шуларның өчтән бере – югары технологияле медицина үзәкләре.
Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән кайсыбер саннарны гына атап үтик: мәсәлән, 5 ел элек Башкортстанда онкоавырулардан үлүчеләр санының тискәре динамикасы күзәтелә иде. Аны 2019 елда 100 мең кешегә 179,3 очрактан 2023 елда 154,9 га кадәр киметергә мөмкин булды. Моңа «Сәламәтлек саклау» милли проектының «онкологик авырулар белән көрәш» төбәк программасын гамәлгә ашыру ярдәм итте.
Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өчен уникаль мөмкинлекләр Уфада республика кардиоүзәгенең яңа кардиохирургия корпусы ачылгач барлыкка килде. Биредә йөрәккә һәм кан тамырларына барлык төр хирургия чаралары, шул исәптән катлаулы гибрид операцияләр, йөрәк трансплантацияләре үткәрелә. Моннан тыш, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа юнәлешләре һәм технологияләре үсеш алачак.
Республикабалалар гематологиясе һәм онкологиясе үзәгеачылу да республика өчен зур вакыйга булды. Хәзер инде авыру балаларгаһәм аларның ата-аналарына югары технологияле медицина ярдәме алу өчен Мәскәүгә барырга кирәкми.
Киләчәк хакына
Балалар – безнең киләчәгебез. Һәм республикада хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклауга зур игътибар бүленүе шулай ук шатлыклы хәл.
Республикада бу җәһәттән киңкырлы эш алып барыла. Мәсәлән, 2025 елда авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтү өчен хатын-кызлар консультацияләре оештыру максатына 714 миллион 908 мең сум күләмендә акчалар бүлеп бирелгән. Шулай ук федераль финанслау суммасы да арта барып, 700 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
2025 елда «Гаилә» милли проектының «Ана һәм балачакны саклау» төбәк программасы кысаларында хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү буенча зур эшләр башкарыла. 8 медицина оешмасында хатын-кызларга ярдәм күрсәтү өчен аерым структура бүлекчәләре ачу каралган. Шул максатларда 2 154 берәмлек медицина җиһазы, шул исәптән сыйфатлы диагностика өчен бик кирәкле заманча УЗИ аппаратлары һәм колпоскоплар, шулай ук гинекологик авыруларны дәвалау өчен җайланмалар сатып алу дәвам итә.
2026 елда Малаяз, Караидел, Балтач һәм Акъяр үзәк район хастаханәләре базасында модульле хатын-кызлар консультацияләрен ачу планлаштырылды. Бу яңа сәламәтлек саклау объектларының планировкалары һәм бердәм дизайны инде эшләнгән һәм килешенгән дә, торак пунктларда модуль конструкцияләр урнаштыру өчен җир кишәрлекләре әзерләнгән,- дип хәбәр итәләр безгә БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
-«Гаилә» милли проекты модульле хатын-кызлар консультацияләрен төзүне дә, заманча җиһазлар белән тәэмин итүне дә күз уңында тота. Хатын-кызлар консультацияләренең яңа моделе хатын-кызлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тота. Барлык 12 яңа хатын-кыз консультациясе дә "сакчыл технологияләр" кулланып эшләү форматында ачылачак,- ди бу уңайдан БР сәламәтлек саклау министрының массакүләм матбугат чаралары белән эшләү буенча директор урынбасары Мария Эдардовна Апкаримова.
Сабыйларга ярдәм системасы ничек эшли?
Кечкенә яшьтәге балаларга медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, авыруларны вакытында ачыклау һәм чирдән терелтүне иртәрәк башлау өченРеспублика балалар клиник дәваханәсе поликлиникасы базасында кече яшьтәге балалар өчен консультация – диагностика бүлеге төзелде һәм уңышлы эшләп килә.Әлеге бүлек эшчәнлегенең төп максатыбулып республикада сабыйлар һәм балалар үлемен киметү, балалар арасында инвалидлар санын киметү, хроник авырулар үсешен киметү, балаларның һәм аларның гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшырту тора.
Хәзергевакытта тән авырлыгы түбән һәм артык түбән булган, неонаталь чорда критик халәтләр һәм операцияләр кичергән өч яшькә кадәрге пациентлар регистры булдырылган. Агымдагы елның беренче маена кадәр анда 1 645 пациент исәпләнгән.Бүлектә1 айдан 3 яшькә кадәрге балалар күзәтү астында тотыла.Бүлек эшли башлаганнан бирле белгечләр 3296 баланы караган, 1230 тикшеренүләр үткәрелгән.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының гинекология буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Борисовна Фаткуллина:
Башкортстанда халыкның репродуктив сәламәтлеген саклауның комплекслы системасы булдырылган. Үсеп килүче буынны профилактик тикшерүгә республикабызда аерым игътибар бирелә. Белгечләрнең мультидисциплинар бригадалары балалар поликлиникаларында да, шулай ук күчмә чаралар форматында да яшүсмерләрне даими тикшереп тора.
2024 елның мартыннан алып республикада яшүсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау үзәге эшли, шулай ук 9 районара бүлекчә эшли башлады. Ярдәм 10-17 яшьлек үсмерләргә күрсәтелә. Боларга: *искәртү чараларын, *консультация ярдәмен, *дәвалау-диагностика хезмәтләре күрсәтүне, *юридик ярдәм һ.б. кертергә була.
Хатын-кызларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча киң колачлы эш алып барыла. Кризис хәлендә булган хатын-кызларга комплекслы ярдәм өч махсуслаштырылган бүлек аша оештырылган: *«Гаилә " республика ресурс үзәге (20 урын) *"Гаилә" төньяк районара үзәге (2 койка-урын) *«Гаилә " көнчыгыш районара үзәге (4 койка-урын).
Түлсезлек булганда да ярдәм күрсәтү чаралары күп. ВРТ (ярдәмчел репродуктив технологияләр) программасы үсеш ала. Менә бу тормышка ашырыла торган мөһим чаралар халыкның репродуктив сәламәтлеген саклауга һәм республикада туган балалар санын арттыруга бик тә ярдәм итә.
Фото: bashinform.ru
Гөлара Арсланова.