

Укытучылар хаклы ялга чыгамы?
Совет чоры балалар өчен укытучы бик хөрмәтле кеше иде. Ул фәрештәгә ( ул вакытта фәрештәләр турында бик аз белсәк тә, изге булуларын нәнәйләрдән ишеткән бар иде) тиң иде, дисәм дә хилафлык булмас. Укытучыларны башка кешеләргә охшамаган изге затлар дип белдек, бүген дә шул самими хисләр уянып китә әле. Әмма никадәр изге булсаң да, авыр, җаваплы эштә арыта. Шуңа күрә, хаклы ялга чыгу бәхете тисә, алар да нык сөенә.
Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, бу игелекле һөнәр вәкилләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бар. Бүгенге көндә республикада озак вакытлы педагогик стажы булган 45 392 укытучыга яшь буенча иминият пенсиясе вакытыннан алда рәсмиләштерелгән
Укытучылар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган тиешле вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стаж булганда пенсияләрен вакытыннан алда рәсмиләштерергә хокуклы. Шулай ук 2025 елда индивидуаль пенсия коэффициентларының тиешле күләмдә булуы мөһим — 30.
Пенсия рәсмиләштергәндә пенсия яшен арттыру белән бәйле күчеш чоры нигезләмәләре игътибарга алына. Мәсәлән, әгәр укытучының 2022 елның 1 октябренә 25 ел стажы булса, пенсия 4 елдан соң, 2026 елның 1 октябреннән башлап билгеләнергә мөмкин.
Әгәр тиешле стаж 2025 елда эшләнсә, кичектерү 5 ел тәшкил итәчәк һәм пенсия 2030 елда билгеләнәчәк.
Фото: mon.tatarstan.ru