Җәмгыять
1 октябрь 2025, 05:35

“Тегүгә осталыгым мәктәптә килә”

Яңавыл үзмәшгульләре өйдә тегә.

“Тегүгә осталыгым  мәктәптә  килә”“Тегүгә осталыгым  мәктәптә  килә”
“Тегүгә осталыгым мәктәптә килә”

 «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты чаралары кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итә һәм шәхси  эшкуарлык инициативасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

   Башкортстанның Яңавыл районыннан күп балалы әни Гүзәл Хәкимова декрет ялында булганда үз бизнесын ачарга карар кыла. Моның өчен ул район хакимиятендә  «эшкуарлык  сәгате» форматындагы киңәшмәдә катнашты.

    «Минем тегүгә осталыгым мәктәптә  үк килә һәм шуннан бирле мин бу тегү белән илһамланып шөгыльләнәм. Бик күп урын-җир комплектлары, уңайлы халатлар һәм хәтта гаилә өчен күлмәкләр тектем.  Һәр проек – тукымалар  һәм фасоннар белән эшләүнең яңа тәҗрибәсе ул", - дип уртаклаша Гүзәл Хәкимова.

 Күптән түгел ул «Өйдә тегү остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру өчен адреслы социаль ярдәм алуга сайлап алынган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас