Катлаулы хәлдә калмас өчен белгечләр хәлгә алдан әзерләнергә киңәш итә.
- Беренче чиратта – үзең белән тере акча йөртү. Элемтә булмаса, кибетләрдә, транспортта банк терминаллары һәм хәтта банкоматлар да эшләмәскә мөмкин, шуңа күрә беренче кирәк-ярак товарлары һәм юл йөрү өчен тере акча белән генә түләргә мөмкин булачак.
- Кушымталар аша такси чакыртырга күнеккән кешеләргә җирле такси хезмәтләренең телефон номерларын сакларга кирәк — интернет сүндерелгән очракта машинага турыдан-туры диспетчер аша заказ бирергә мөмкин.
- Шуны истә тотарга кирәк: ашыгыч хезмәтләр гадәти режимда эшләвен дәвам итә. 112 номеры буенча теләсә кайсы вакытта полиция, “ашыгыч ярдәм” яки янгын сүндерүчеләрне чакырырга мөмкин — хәтта SIM-картасы булмаган телефоннан да.
- Шул ук вакытта тавыш элемтәсе һәм чыбыклы интернет сүндерелми. Димәк, стационар телефоннар һәм Wi-Fi ачык кала. Әгәр сезнең өй телефоныгыз яки роутер аша челтәргә керү мөмкинлеге булса, сез элемтәдә кала һәм мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән файдалана алачаксыз.
Кыска вакытлы чикләүләргә әзерлек – борчылу өчен сәбәп түгел,ә теләсә нинди ситуациядә үзеңне ышанычлы хис итәргә ярдәм итәчәк гади саклык чарасы.