Нинди үзгәрешләр көтелә?
1 октябрьдән чакырылыш кагыйдәләрендә кайбер үзгәрешләр бар. Дәүләт Думасы "Хәрби хезмәт һәм хәрби хезмәт турында" законына үзгәрешләр кертте.
Яңалыклар һәм үзгәрешләр хакында 22 сентябрьдә уздырылган брифинг барышында Русия Кораллы Көчләре Генераль штабының төп оештыру һәм мобилизация идарәсе начальнигы урынбасары, вице-адмирал Владимир Цимлянский белдерде. Хәрби хезмәт озынлыгы үзгәрешсез калачак һәм 12 ай тәшкил итәчәк. Чакыру элекке кебек алдан төзелгән план буенча башкарылачак һәм махсус хәрби операция белән бәйле түгел, диде ул. “Барлык хәрби хезмәткә чакырылучылар Русия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан частьларга җибәреләчәк. Алар МХО барган төбәкләргә озатылмаячак. Армиягә чакырылучыларның ким дигәндә өчтән бере укыту-күнекмә частьларына хәрби белгечлек алырга җибәреләчәк. Аннан соң гына Русия төбәкләрендә урнашкан хәрби частьләргә озатылачак.
Көзге чакырылышта хәрби частьларга озату 15 октябрьдә башланачак. 2025 елның 22 июлендә кабул ителгән закон буенча хәзер хәрби хезмәткә физик һәм психологик яраклык комиссияләре ел дәвамында эшләячәк. Шулай булгач, елның теләсә кайсы фасылында медицина комиссиясе үтәргә чакырып ала алачаклар. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакыру элеккечә ике тапкыр башкарылачак. Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм көзге чакырылыш 1 октябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр үтәчәк. Хәзер көз айларында хезмәткә яраклы дип табылган, ләкин хәрби частьларга җибәрелмәгән яшьләр яңа чакыру игълан ителгәннән соң хезмәткә озатылачак. Аларга кабат медицина тикшерүе яки башка процедуралар үтәргә кирәк түгел.
Тагын бер яңалык: альтернатив хезмәт өчен һөнәрләр исемлеге арттырылды. Хәзер бу исемлеккә 266 һөнәр кертелде. Альтернатив хезмәт өчен белгечлекләр исемлеге ел саен Хезмәт министрлыгы тарафыннан раслана. Узган елда бу исемлектә 225 һөнәр иде. Җәмәгатьчелек бу исемлеккә иң авыр һәм башка кешеләр барырга ашкынып тормаган белгечлекләр генә керә дип уйлый. Чынында ул алай түгел. Анда иҗат кешеләре өчен дә бик күп вариантлар бар. Мисал өчен – рәссамнәр, музыкантлар, хор җырчылары, биючеләр. Теләк белдерүчеләр спорт тренеры һәм хореограф булып та хезмәт итә ала. Почта хезмәткәре яисә бакча үстерергә яратучылар өчен дә юл ачык. Әгәр дә сез тегү тегәргә яисә балык тотарга яратасыз икән, шулай ук сезне көтеп калалар. Янә бер яңалык – хезмәткәрләр һәм табиблар санын киметү максатында төбәкләрдә бердәм комиссия пунктлары булдырылды.
Хәрби хезмәткә 18-30 яшьлек гражданнар чакырыла. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр 27 яше тулган гражданнар хәрби хезмәткә алынмаячак”, – дип чыгыш ясады вице-адмирал Владимир Цимлянский. Башка кагыйдәләрдә үзгәрешләр юк, шулай да аларны искә төшереп узабыз. Чөнки кагыйдәләр һәм таләпләр катгыйланды, ә аларны белмәү җаваплылыктан азат итми.
Нинди җәзалар каралган?
Чакырылу кәгазендә күрсәтелгән вакытта хәрби теркәлү бүлегенә килмәсә, хәрби хезмәткә чакырылучыга элеккеге кебек 500-3000 сум түгел, ә 10-30 мең сум штраф салынырга мөмкин.
Армиягә чакырылучыларның электрон реестры
2023 елның апрелендә Русия Президенты Владимир Путин армиягә чакырылучыларның электрон реестрын булдыру турындагы законга кул куйды. Бу реестрда хәрби хезмәткә чакырылучы барлык ир-атлар турында мәгълүмат булырга тиеш.
Система 2024 елның 1 ноябрендә, көзге чакырылыш вакытында эшли башларга тиеш иде. Ләкин 2024 елның көзендә электрон чакырулар Русиянең өч төбәгендә генә сыналды: Мари Эл республикасында, Рязань һәм Сахалин өлкәләрендә. Хәрби хезмәт өчен җаваплы затларның бердәм реестры ярдәмендә, хәрби хезмәтне теркәү һәм чакыру бүлегендә онлайн режимда теркәлү мөмкин булачак.
Быел көзге чакырылышта бу реестр нигезендә хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон чакырулар җибәреләчәк – ул “Дәүләт хезмәтләре” сайтында урнаштырылганнан алып чакыру китерелгән дип санала. Электрон рәвештә җибәрелгән повестка “Дәүләт хезмәте”ндә гражданның шәхси кабинетында урнаштырылган мизгелдән алып тапшырылган дип исәпләнеләчәк.
Нәрсә ул “бердәм чакыру реестры”?
Анда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кеше хакында шундый мәгълүматлар урнаштырылачак: исем-шәрифләре, туган елы, җенесе, паспорты, ИНН, шәхси иминият исәбе номеры, теркәлгән яисә яшәгән урыны, кайсы хәрби комиссариатта исәптә торуы, хәрби билет яисә “приписной” турында, кайда укуы яисә эшләве, сәламәтлеге, хәрби хезмәткә алынмаска хокукы бармы-юкмы икәнлеге.
Хәрби исәпкә басмасаң, синең турыда беләчәкләрме?
Хәзер беренче хәрби исәпкә кую гражданның үзеннән башка да үткәреләчәк. 17 яше тулган егетләрне 1 гыйнвардан алып 31 мартка кадәр уку йортлары һәм башка дәүләт органнары мәгълүматлары буенча исәпкә куячаклар.
Чакырылудан кичектерү буенча үзгәрешләр бармы?
Бердәнбер яңалык – кичектерү сәбәпләре рәсми расланган булса, алар “Дәүләт хезмәтләре”ндәге гражданның шәхси кабинетында урнаштырылган булырга тиеш.
Законны үтәмәүчеләргә нинди чаралар күреләчәк?
Повестка тапшырылган дип исәпләнгән көннән алып чит илгә чыгу тыела. Хәрби билеты кулында булган кешеләргә бу чикләү кулланылмый. Повестка тапшырылганнан соң 20 көннән дә калмый хәрби комиссариатка килү таләбе куела. Бу таләп үтәлмәсә, кырысрак чикләүләр һәм җаваплылык кулланыла башлаячак.
Әгәр 20 көн эчендә килмәсәң?..
4.“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” дип исемләнгән федераль законга өстәмәләр кертелә, шуның нигезендә водитель таныклыгы вакытлыча гамәлдән чыгарыла һәм руль артына утыра алмаячаксыз;
Бу чикләүләр сез хәрби комиссариатка килгән көннән башлап гамәлдән чыгарылачак.