

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы алар турында статистика бастырган.
Бүген Башкортстанда 930 меңнән артык өлкән буын вәкиле исәпләнә. Уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып киткән. Республикада 90 яшьтән өлкәнрәкләр 17 367 кеше исәпләнә, 100 яшьтән өлкәнрәкләр — 294 кеше, 512 мең өлкән кешегә социаль ярдәм күрсәтелгән.
Әйе, безнең республикада өлкәннәргә игътибар зур. Әйтик, Республика
башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча 2020 елның октябрендә «Башкортстанда озын гомерлелек » проекты эшли башлады. Ул саулыкны ныгытуга, актив, сәламәт һәм уңай яшәү рәвешен формалаштыруга, «көмеш яшьтәге» кешеләрнең вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.
Бу проектта
катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган ел гына да анда 470 меңнән артык кеше катнашкан, быел исә 400 меңнән арткан.
Проект
үз эченә берничә төп юнәлешне алган: туризм, сәламәтлек, физик культура, укыту, волонтерлык һәм остазлык, мәдәният һәм иҗат. Башкортстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен биш дәүләт интернат-йорты эшли. Алар - Уфада, Дүртөйледә, Октябрьский, Иглин һәм Архангель районнарында.
Соңгы 9 ай нәтиҗәләре буенча, 35 меңгә якын өлкән яшьтәгеләргә өйләрендә социаль ярдәм күрсәтелә.
Быел 12 әби һәм бабайны 10 гаилә үз канаты астына алган. Республикада барлыгы 377 өлкән кеше гаиләләргә урнаштырылган.