

Башкортстанда 2,1 мең социаль объектка һәм 6,7 мең күпфатирлы йортка җылылык бирелде.
29 сентябрьгә республиканың 50 муниципалитетында җылылык бирә башладылар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, җылыту сезонына әзерлек чорында 15,6 мең күпфатирлы йортта җылыту системаларын юу һәм гидравлик сынаулар үткәрелгән. 9,8 мең күп фатирлы йортта төзек булмаган контроль-үлчәү приборларын һәм җиһазларын ремонтлаганнар һәм алыштырганнар, 469ында торба үткәргеч участокларын ныгытканнар, тагын 1,7 меңендә биналарның конструктив элементларын ремонтлаганнар һәм алыштырганнар. Объектларның кышка әзерлеге 100 процент тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы җылыту сезоны башлану белән бәйле хәлләрне җентекләп мониторинглау кирәклеген ассызыклады һәм республика Хөкүмәтенә килеп туган сорауларга оператив җавап бирергә кушты.
– Температура режимына таләпләрне һәм гамәлдәге регламентларны исәпкә алып, җылылык бирү турындагы карарны һәр муниципалитет мөстәкыйль кабул итә дип килештек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Урыннардагы вәзгыятьне анализлагыз – төннәр салкынайды, кешеләр өчен нормаль шартлар тудыру мөһим.
Фото: 3emlya.ru