Җәмгыять
29 сентябрь 2025, 06:15

“Яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”

2025 елда Башкортстанның 1 мең км юлларын ремонтлау планлаштырыла.

“Яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”“Яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”
“Яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”

Картага күз салсак, авылны-авылга, районны-шәһәргә тоташтыручы юллар Башкортстаныбызның “кан тамырлары”н хәтерләтә. Димәк, алар ныклы да, имин дә, хәвефсез дә, сыйфатлы да булырга тиеш. Яхшы юл ышаныч бирә – бу сүзләрнең дөреслеге ел-елдан ныграк сизелә.

     Яшерен-батырын түгел,  Уфабызда да, республиканың башка шәһәрләрендә дә машиналар саны артканнан-арта бара. Транспорт күплеге башкала урамнарында бөкеләр пәйда булуга сәбәпче була, юлларга көчәнеш төшә. Бәхеткә каршы, Башкортстан җитәкчелеге юллар торышын, аларны ремонтлауны һәрдаим контрольдә тота. Яңа юллар салына, булганнары ремонтлана. Күперләрне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Чөнки республика Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, яхшы юл кешеләрнең гомеренә куркыныч янамавына ышаныч бирә.

    "Юллар – гаять катлаулы тарих та, шул ук вакытта безнең өстенлек тә,-дигән иде Радий Хәбиров. - Кешеләр бездән яхшы юллар салуны сорыйлар. Чөнки бу уңайлылык кына түгел, республика икътисадын үстерү дә. Без яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”.

     Шушы максаттан чыгып, 2025 елның мартында Башкортстан Транспорт министрлыгы боерыгы белән 2025-2030нче елларга юл эшчәнлеге республика программасы расланды. Ул юлларның 85%ын  норматив хәлгә китерүне күз уңында тота. Программа кысаларында түбәндәге эшләр алып барылачак:

 - торак пунктлар арасында юллар төзү һәм ремонтлау. 985 чакрым юлны төзекләндерү планлаштырыла.

 - күперләрне һәм юлүткәргечләрне реконструкцияләү. Интернациональ һәм Революцион урамнарыннан алып Р-240 трассасына тоташкан урынга кадәр күперләрне реконструкцияләү каралган.

 - Яктырту җайланмаларын урнаштыру.

 - Суүткәргеч торбаларны ремонтлау.

 - Үлчәү контроле пунктларын оештыру.

    Юллар торышы, транспорт агымын җайга салу, бөкеләрне киметү проблемасы һәрдаим республика җитәкчелеге контролендә.

      Хәтерегездәдер, июль аенда Радий Хәбиров Борай районына юл  ачу чарасын ачарга баргач Башкортстанның юллар челтәрен үстерүнең мөһим проектлары турында сөйләгән иде. Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында ул Русия Президенты Владимир Путин ачкан М-12 “Восток” федераль трассасының Дүртөйле-Ачит яңа участогының социаль-икътисади әһәмиятен тагын бер ассызыклады.

    Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, ил җитәкчесе республиканың Башкортстан территориясе аша автомобиль юлы маршрутын үткәрү тәкъдимен хуплады.

 - Без ил хөкүмәте белән актив эшләдек, мин Президентка менә шундый юл җитмәве турында мөрәҗәгать иттем. Трафикның киеренкелеген исәпкә алып, ул безгә бик кирәк иде. Шуңа күрә иң элек Владимир Владимировичка трасса маршруты турында карар кабул иткәне өчен рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. - Проект бик мөһим әһәмияткә ия. Монда икътисад бик җитди булыр дип уйлыйм. Хәзер безнең бурыч – Уфадан  М-12гә кадәр юл йөрүне беренче категориягә җиткерү. Моңа акча каралган инде, аерым участоклар проектлау стадиясендә. Якындагы алты елда без бу эшне төгәлләячәкбез, - диде.

    Республика башлыгы шулай ук “Урал” М-5 федераль трассасын модернизацияләү барышы турында хәбәр итте. Бер уңайдан Стәрлетамак шәһәренә кагылышлы юллар темасына да тукталды.

    “Быел Стәрлетамакны урап үтә торган юлларда эш башладык. Бу авыр трасса, анда транспорт агымы тыгыз, - диде ул. – Урау юл чама белән Җиргәнгә кадәр булачак. 2027-2028нче  елларда тәмамларбыз дип торабыз. Анда да дүрт полоса булачак. Ишембай-Салават-Стәрлетамак агломерациясе белән бик тиз барып җитеп булачак.

     Эшләр туктап тормый, бик күп юллар җимерелгән. Безгә аларны тергезергә кирәк. Эшләрне Росавтодор башлады инде, бер өлешен юл фондыннан бүлеп бирәбез. Безгә зур торак пунктлардагы юлларны тәртипкә китерергә кирәк. Күләмнәр сөендерә, чөнки игътибарыбызны төбәк, муниципаль объектларга юнәлтә алабыз".

               “Юллар – бәхетебез дә, борчуыбыз да”

     Төбәк җитәкчесе “киләчәктә республиканың юл фондын арттыру бурычы тора, акчалар трассаларның аеруча искергән участокларын ремонтлауга юнәлдереләчәк”, дип өстәде.

 - Муниципалитетлар өчен “янып торган” проблемалы юлларны ремонтлау мөһим бурыч булып тора. Халыкны бу мәсьәлә бик борчый. Һәм без аларны планлы һәм максатчан рәвештә тәртипкә китерә башладык. Юллар – катлаулы тарих ул, бигрәк тә зур территорияләре булган Русиядә. Бу – безнең бәхетебез дә, борчуыбыз да, проблемабыз да. Һәм без аны хәл итәчәкбез, - диде ул.

   2025 елда Башкортстан транспорты һәм юллары турындагы кайбер яңалыкларга да тукталып үтик:

      Башкортстан РФ төбәкләренең юл хәвефсезлеге рейтингында 8нче урынны алып тора. Республиканың Транспорт министрлыгы фотовидеофиксация камераларын массакүләм урнаштыру нәтиҗәсендә юлларда хәвефсезлекнең шактый артуы турында хәбәр итте: 2018 елдан камералар  саны 10 тапкырга арткан.

      Бөтенрусия юллар сыйфаты рейтингында Башкортстан 16нчы урынга күтәрелде, Идел буе федераль округында абсолют лидер булды. Җирле трассаларның 70%ка якыны нормативларга җавап бирә.

     2025 елда Башкортстанда "Яшәү өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында гомум озынлыгы 1100 погон метрдан артык булган 11 күперне норматив хәлгә китереләчәкләр.

    2025 елда Башкортстанның 1 мең км юлларын ремонтлау планлаштырыла.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас